Вернуться к обычному виду

Нәүрүзне дә билгеләп үттек

 
Нәүрүзне дә билгеләп үттек  24.03.2014

Нәүрүзне дә билгеләп үттек

Шимбә көнне Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Биредә тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә төрле тәм-том белән сыйланырга мөмкин иде. Әзербайҗан һәм таҗик милли-мәдәни җәмгыятьләре алып килгән пылау һ.б. милли ризыклар халык куңелленә аеруча хуш килде.

Халык иҗаты йортына керү юлындагы үзәк сәхнәдә һәм мәйдандагы милли “пятачок”ларда Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге, шулай ук, башкорт, таҗик һәм әзербайҗан милли- мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре үз осталыкларын күрсәтте.

Бирегә җыелган халыкны муниөипаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлап, Нәүрүзнең халыклар дуслыгы бәйрәме булуын ассыкызлады.

Бәйрәмдә бар халык - яше-карты, бала - чагасы рәхәтләнеп ял итеп, күтәренке күңел белән таралышты.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования