Вернуться к обычному виду

Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

 
27.03.2014

Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 25нче мартка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18287 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 132 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 729 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 399ы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 40 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 18 меңнән артыграк эшсез катлам туры килә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования