Вернуться к обычному виду

Санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг

 
25.03.2014

Санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг

Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифинг булып узды. Анда ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров чыгыш ясады һәм 1 апрельдән алып май азагынача Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрелә, аның максаты территорияләрне чистарту һәм тиешле тәртипкә китерүдән тора, дип белдерде.
Санитар-экологик икеайлыкка барлык табигать саклау службалары, профильле министрлыклар һәм тармаклар, республика муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җәлеп ителә:

– муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары республиканың шәһәр һәм районнарында төзекләндерү кагыйдәләренә күзәтчелекне көчәйтәчәк;
– Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды җирләренә күзәтчелек оештырачак, төп игътибар аеруча саклаулы табигать территорияләренә биреләчәк;
– Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш бара торган җир кишәрлекләренең торышын, алардан төзелеш калдыкларын үз вакытында чыгаруны контрольгә алачак;
– Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрендә закон бозуларны булдырмау өстендә эшләячәк;
– Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе социаль-мәдәни һәм сәүдә объектларының, халык күпләп ял итә торган урыннарның, пляжларның санитар-экологик торышын контрольдә тотачак.

1 апрельдән башлап шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль коммуникация җайланмалары аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итүче, халык белән икеяклы элемтә урнаштыручы берничә электрон сервис эшкә кушылачак. Гражданнар табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия телефоны 267-68-67 һәм электрон почта eco.signal@tatar.ru аша хәбәр итә алачаклар.

Быел беренче тапкыр, гражданнарның уңайлы тирәлеккә хокукын тормышка ашыру эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, табигать саклау буенча җәмәгать инспекторлары институтын кертү ният ителә. Хәзерге вакытта Җәмәгать инспекторлары турында кагыйдәләрне раслау эше башкарыла.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования