Вернуться к обычному виду

Татарстанның хаҗ квотасы - 1,8 мең кеше

 
Татарстанның хаҗ квотасы - 1,8 мең кеше 25.03.2014

Татарстанның хаҗ квотасы - 1,8 мең кеше

Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле

Быел изге хаҗ сәфәренә Татарстаннан 1800 кеше бара ала. Бүген бу хакта Мәскәүдә Федерация Советында үткәрелгән 2014 елгы хаҗ сезонын оештыруга багышланган җыелышта мәгълүм булды.

Әлеге чарада Татарстаннан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "ДУМ РТ Хадж" программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин катнаша, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Быел хаҗга Россия күләмендә 16400 квота каралган, узган ел 20500 иде. Квоталарны кыскарту Согуд Гарәбстаны хөкүмәтенең Мәккәдә алып барган төзекләндерү эшләренә бәйле. Әлеге кыскартулар барлык илләргә дә кагыла. («Татар-информ»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования