Вернуться к обычному виду

Түбән Кама үрнәгендә

 
Түбән Кама үрнәгендә 21.03.2014

Түбән Кама үрнәгендә

Шәһәребездә Кама аръягы зонасы муниципаль районнарының ветераннар советлары рәисләре, хакимият вәкилләре һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшләрен оештыру өчен җаваплы кешеләр катнашында республикакүләм семинар-киңәшмә булды.

Әлеге чарага килгән күпсанлы кунаклар башта “Патриот” үзәгенең эшчәнлеге белән таныштылар. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә кагылышлы стендларны, күргәзмә материалларны карадылар, заманча компьютерлар белән җиһазландырылган эш кабинетларында булдылар. Күршедә урнашкан хәрби комиссариатка керү, андагы хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышу, хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр комиссия уза торган бүлмәләрне карау мөмкинлеге дә булды. Аннан соң, кунакларны автобуска утыртып, ДОСААФ автомәктәбенә алып бардылар. Монда соңгы фән-техника казанышларына нигезләнеп төзелгән уку кабинетларын, курсантларга гамәли күнекмәләр бирә торган мастерскойларны һәм автомобильләр төзелешен өйрәнә торган махсус укыту биналарын да карадылар. Хәтта дәрес барышын да күрсәттеләр. Экскурсиядә катнашучыларны Түбән Кама ветераннар советы рәисе, муниципаль район башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова озатып йөрде. Кунаклар әлеге учреждениеләрдә яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Семинарның пленар өлеше Түбән Кама мәгълүмати-технологияләр һәм коммуникацияләр институты бинасында дәвам итте. Киңәшмәне республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков ачты. Ул әлеге зур киңәшмәне үткәрүгә мөмкинлек биргәне өчен Түбән Кама муниципаль районы башлыгына рәхмәт белдерде. Шулай ук, биредә патриотик тәрбиянең югары дәрәҗәдә куелуын билгеләп узды. Әлеге юнәлештә Түбән Кама республика районнары арасында беренче өчлектә тора икән.

Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин үз чыгышында районда хәрби-патриотик тәрбиянең торышы турында сөйләде, бу мәсьәләнең даими игътибарда булуын билгеләп узды. Шәһәрдәге кадетлар корпусының киләчәктә яшьләрне хәрби хезмәткә тартуда әһәмиятле урын биләвен дә әйтте. Район башлыгы, шулай ук, элиталы хәрби частьлар (Преображенский полк һәм Тамань ракета дивизиясе) белән даими элемтәдә торуның да яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә әһәмиятен ассызыклады. Егетләрне шул хәрби частьларга хезмәткә җибәрү мөмкинлеген дә әйтте.

Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова Түбән Камада яшьләргә патриотик тәрбия бирү тәҗрибәсе турында доклад белән чыкты.

Соңыннан башка муниципаль районнардан килгән ветераннар советлары рәисләре “түгәрәк өстәл” артында тәҗрибә уртаклаштылар.

( «Туган Як», Фәрит ИМАМОВ.)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования