Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары - РФ Паралимпия уеннары җыелма командасының әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды

 
Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары - РФ Паралимпия уеннары җыелма командасының әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды 23.03.2014

Рөстәм Миңнеханов Татарстан спортчылары - РФ Паралимпия уеннары җыелма командасының әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика спортчылары - Сочидагы 2014 елгы РФ Паралимпия уеннарының җыелма командасы әгъзаларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара 2014 елгы Сочидагы XI Паралимпия кышкы уеннарында спортчыларның уңышлы чыгыш ясаулары уңаеннан ТР Президенты резиденциясендә үткәрелде. Рөстәм Миңнеханов паралимпийчыларны сәламләп зур уңышлары белән котлады. Ул Россия Паралимпия җыелма командасының кышкы уеннарда 80 медаль яулаганын искәртте, бу паралимпия хәрәкәте тарихында иң яхшы нәтиҗә. Мондый җиңүләрнең булганы юк иде әле, һәм бу җиңәүдә Татарстан паралимпия спортчыларының казанышлары да бар, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, сез искиткеч казанышларга ирештегез.

Паралимпиячеләрнең җиңү теләге, командалык дәрте һәм чын үрнәк булулары ихтирамга лаек, дип белдерде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә паралимпия хәрәкәтен үстерергә кирәк.

Сез - безнең горурлыгыбыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов республика спортчыларына, сезнең хезмәтегез, тырышлыгыгыз Татарстанны 2014 елгы Сочидагы XI Паралимпия кышкы уеннары кысаларында танытты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук спортчыларның тренерлары, оештыручылар һәм ТР Спорт министрлыгы вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Без, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, балалар спорт мәктәбен оештырырга планлаштырабыз, дип хәбәр итте Татарстан Президенты.

Россия атказанган спорт мастеры, XI Паралимпия кышкы уеннарының ике кат чемпионы һәм көмеш урынны яулаучы Рушан Миңнегулов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.

Рушан Миңнегулов үз чиратында спортчылар исеменнән республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул аерым тренерларга югары нәтиҗәләргә ирешүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре әйтте.

Казан олимпия резервы училищесы укытучысы Радик Миңнегуловка "Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре" исеме бирелде.

XI Паралимпия кышкы уеннарында бронза медален яулаган Россиянең атказанган спорт мастеры Марта Зәйнуллинага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте тапшырылды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте 2006 елгы Паралимпия кышкы уеннары призеры Ирина Поляковага, Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллинага бирелде.

Россия Олимпия комитетының генераль секретаре Марат Бариев Рөстәм Миңнехановка 2014 елгы Сочидагы Олимпиадага багышланган банкноталар һәм тәңкәләр бүләк итте.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования