Вернуться к обычному виду

Татарстанда телефоннан алдауның яңа төре барлыкка килде

 
Татарстанда телефоннан алдауның яңа төре барлыкка килде 18.03.2014

Татарстанда телефоннан алдауның яңа төре барлыкка килде

Татарстан ЭЭМ телефоннан алдауның яңа төре турында кисәтә: кәрәзле телефонга ир-ат яки хатын-кыз шалтырата һәм, узен элемтә челтәренең инженеры дип таныштырып, элемтә линиясен тикшерү сылтавы белән берничә сан һәм символ комбинациясен җыярга тәкъдим итә. Әгәр моны эшләргә риза булса, абонент үз куллары белән үзтелефонының SIM-картасына юл ача.

Полицейскийларның аңлатуы буенча, элемтәне тикшерү һәм саннар җыю схемасы Татарстан өчен чагыштырмача яңа, әмма бик куркыныч ысул. Чөнки аферистлар ерактан торып чит кеше телефоныныа юл ачалар һәм киләчәктә аның исәбеннән шалтыратырга мөмкинлек алалар. Шуңа күрә ТР ЭЭМ челтәр компанияләренең бернинди дә шалтыратуларныа ышанмаска һәм тиз генә телефонны аерырыга киңәш итә.

Быел гна да республикада телефон аферистларының төрле схемалар буенча алдауларныа 60 кеше эләкте. Эйтик, Казанда 77 яшьлек пенсионер, “авариягә эләккән оныгына ярдәм итәм” дип ышанып, 200 мең сум акчаны күчергән һәм курьерга тагын ярты миллион сум акча биргән. Шул ук яшьтәге диярлек икенче пенсионер, салым полициясенең ялган хезмәткәре шалтыратуына һәм медицина җиһазы сатып алганда артык түләнгән акчаны кире кайтарам дигән сүзләренә ышанып, августтан алып гыйнварга кадәр 500 мең сум акча күчергән.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования