Вернуться к обычному виду

Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды

 
Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды 17.03.2014

Түбән Камада " Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" акциясе старт алды

17 март, дүшәмбе көнне, Түбән Камада наркотиклар куллануга каршы оештырылган "Үлем сатучылар хакында хәбәр ит" Бөтенрәсәй акциясенең 1 нче этабы старт алды.

17 марттан 28 мартка кадәр, гражданнардан наркотиклар тарату, сату фактлары, оешкан, яки яшәп килүче куллану урыннары (притоннар) хакында хәбәрләр кабул итү буенча, шәһәрдә җиде кайнар телефон элемтәсе эшләячәк. Бу чорда наркотик кулланудан котылырга теләүчеләр һәм шул максатта дәва алырга, реабилитация үтәргә карар кылучылар, шулай ук аларның туганнары, якыннары телефон аша нарколог-табиблардан тиешле киңәшләр дә ала алачаклар.

Кайнар элемтә телефоннары: наркокүзәтү 39-17-69 яки 39-18-90; эчке эшләр идарәсе 49-26-40; наркодиспансер 39-16-31; "Веста" гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге 42-46-63; "Эйдос" психо-педогогика ярдәме үзәге 42-48-40; тәүлеккүләм шәһәр "ышаныч телефоны" 366-555.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования