Вернуться к обычному виду

Республикада " Күркәм гаилә" ("Идеальная семья") темасына конкурс бара

 
17.03.2014

Республикада " Күркәм гаилә" ("Идеальная семья") темасына конкурс бара

Әлеге темадагы конкурсны "Гаилә һәм мәктәп" ("Семья и школа") журналы игълан итте. Ул 2014 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле райондашларыбыз! Яшь гаилә әгъзалары! Республика күләмендә үрнәк итеп күрсәтердәй гаиләләр безнең районда яшәүчеләр арасында да бик күпләр бит. Куршебездә, тирә-юнебездә, гомумән, торган жирлегебездә үзләре үрнәгендә балаларында күркәм сыйфатлар тәрбияләгән, хезмәт сөйгән, буыннан буынга итәгатъ кануннарын һәм матур традицияләрне саклап килгән никадәр ныклы, таза гаиләләр яши. Республиканың иң күркәм гаиләсен ачыклау һәм атауда аларның нәкъ менә шушы сыйфатларын күрсәтә алу ярдәм итәчәк тә инде.

Гомумән алганда, конкурсның төп шартлары тубәндәгечә:

1. Гаилә авылда яшәргә тиеш.

2. Гаилә яшь булырга һәм алар мәктәптә, яки мәктәпкәчә белем бирүче оешмаларда 1 ( яки берничә) бала тәрбияләргә тиешләр.

3. Гаилә җирлектә яшәүчеләр өчен үрнәк булу зарур.

Бу язманы гаилә әгъзалары үзләре, шулай ук алар хакында туганнары, дуслары, куршеләре, авылдашлары, укытучылар һәм район газетасы хәбәрчеләре әзерләп тәкъдим итә алалар. Ул татар телендә язылган булырга тиеш.

Әзер язманы "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясенә шәһсән илтеп биргәндә, аның адресы: г.Казань, ул. Декабристов, д.2; почта аша җибәргәндә: 420066, Татарстан, г. Казань, ул. Чистополская, д.%, а/я 135; электрон почтадан җибәргәндә: gaila-mektep@mail.ru.

Бу конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле истәлек буләкләре белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук танылган фотога төшерүче тарафыннан күркәм гаиләнең фотопортфолиосы әзерләнәчәк. Ә иң яхшы дип табылган язма "Гаилә һәм мәктәп" журналында дөнья күрәчәк.

Конкурска кагылышлы туган өстәмә сораулар белән "Гаилә һәм мәктәп" журналының бүлек мөхәррире Нутфуллина Рәмилә Рамил кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның белән элемтә телефоны: 8-927-881-99-98.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования