Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты

 
Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты 13.03.2014

Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасына эш сәфәре белән барды.

Татарстан Президенты Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында катнашты һәм депутатлар алдында чыгыш ясады. «Безнең планнарыбыз зур. Без сезнең белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан Республикасы - зур потенциаллы республика. Без мөнәсәбәтләребез кысаларында «юл картасы» әзерлибез инде».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Кырым Автономияле Республикасының кырым татарлары референдумны хупларлар дип өмет белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Кырымда булачак референдум ярымутрауның киләчәген билгеләргә тиеш. Бөтен Кырым референдумга актив әзерләнә. 2014 елның 16 мартында якшәмбе көнне автономиядә 1250 сайлау участогы ачылачак, анда күп санлы халыкара күзәтүчеләр булачак, шул исәптән ОБСЕдан да.

Референдум уздыру процессы мөмкин кадәр ачык булачак, дип белдерде Кырым Министрлар Советы Рәисе Сергей Аксенов.

Җирле парламентның бүгенге утырышы – чираттан тыш. Кырым Автономияле Республикасы Югары Советының чираттан тыш утырышында депутатлар республика бәйсезлеге турында декларация кабул иттеләр. Бу документ Кырымның Россия составына керүен юридик рәсмиләштерү өчен, шулай ук референдум уздыру өчен кирәк:

1. 2014 елның 16 мартында булачак референдум нәтиҗәсендә Кырымның, Кырым Автономияле Республикасын һәм Севастополь шәһәрен дә кертеп, Россия составына керүе турында карар кабул ителгән очракта, Кырым референдумнан соң республика идарәсе рәвешле бәйсез һәм суверен дәүләт дип игълан ителәчәк.

2. Кырым Республикасы демократик, дөньяви һәм күп милләтле дәүләт булачак, үз территориясендә тынычлыкны һәм милләтара, динниара татулыкны сакларга йөкләмә алачак .

3. Кырым Республикасы, бәйсез һәм суверен дәүләт буларак, референдумның тиешле нәтиҗәләргә ирешү очрагында, Россия Федерациясенә Кырым Республикасын тиешле дәүләтара шартнамә нигезендә, Россиянең яңа субъекты буларак, Россия Федерациясе составына кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәчәк.

Моннан тыш, депутатлар кырым татарларына ярдәмгә юнәлгән, шул исәптән телләрен һәм мәдәниятен саклап калуга, мәктәпкәчә белемне, урта һәм югары белемне үстерүгә юнәлгән аерым карарлар кабул иттеләр. Кырым парламенты шулай ук автономиядә дини конфессияләр өчен тигез шартлар тәэмин итүне гарантияләде.

«Без уртак йортыбыз Кырымда тату яшәргә өйрәндек. Без беберебезнең проблемаларын һәм мәшәкатьләрен аңлыйбыз, безгә әле үзара аңлашу һәм бер-береңә ышану юлында җитди адымнар ясыйсы бар. Бүген нәкъ менә шундый мөмкинлек килеп туды – Кырымда этникара тынычлык һәм татулык җәмгыяте төзүгә таба ныклы адым ясарга кирәк», - диде Кырым Автономияле Республикасы Югары Советы Рәисе Владимир Константинов. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка арадашчы хезмәтләре күрсәткән өчен рәхмәт белдерде. «Без Татарстанның безнең өчен тугандаш республика икәнен без күптән беләбез инде. Хәзер ул Кырымда тынычлык һәм тотрыклылык гаранты да булачак», - диде Владимир Константинов.

Төгәлрәк - http://www.1tv.ru/news/world/253855


Федераль массакүләм мәгълүмат чаралар материаллары буенча


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования