Вернуться к обычному виду

Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнэн артты

 
Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнэн артты 12.03.2014

Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнэн артты

Бугенге көндэ Татарстанда 18 692 эшсез хисаплана. Бу, узган атна белән чагыштырганда, 63 кешегә кубрәк. Татарстан Республикасы Хезмәт Министрлыгы пресс - службасы чыганакларына нигезләнсәк, әлеге күрсәткеч 0,92% тәшкил итә.

Сайт 116.ru хәбәр итүенчә, республикадагы халыкны эш белэн тәэмин итү хезмәтен оештыручыларга эш бирүчеләрдән 38 862 вакансияле урын тәкъдим ителгән.

26 нчы февральдән 4 нче мартка кадәр вакыт эчендә 890 кеше эшсез дип табылган. Эшсез калучылар һәм учётка басучылар арасыннан 448 кеше хезмәт урыннарын уз теләкләре белән калдырганнар, кырык икесе оешманың юкка чыгуы һәм штат кыскару сәбәпле эшләрен югалтканнар.

Югарыда күрсәтелгән чорда, эшсез дип табылучыларның иң зур өлеше эшкәртү-житештерүгә бәйле өлкәләрдән эштән азат ителүчеләр. Алар барлыгы - 136 кеше. Шулай ук күләмле һәм берәмләп сату өлкәсендә хезмәт куючылар арасыннан эшсез калучылар саны да аз тугел: 104 кеше.

Экономика өлкәсенә кагылышлы башка төр хезмәтләргә килгәндә, атна эчендә: төзелештән - 59, авыл хуҗалыгыннан - 57, транспорт һәм элемтәдән - 52, белем бирүдән- 49, коммуналь хезмәттән - 32, күчемсез милектән - 28, дәүләт хезмәтеннән 27, финанстан - 26, сәламәтлек саклаудан- 19,

кунакханәләрдән - 13, энергетикадан -11, файдалы казылма байлыкларны табудан - 9, балык тоту белән шөгелләнүче оешмадан бер кеше эш урыннарын югалтканнар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования