Вернуться к обычному виду

Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар

 
Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар 11.03.2014

Түбән Камалылар Республика яшьләренең 2013 форумында берьюлы ике җиңү яулап кайттылар

Куптэн тугел, 5 мартта, Казанда Республика яшьләренен 2013 форумының кургәзмэ-тәкъдиме финалы булып узды.

Анда елның ин яхшы проектлары тәкъдим ителгән иде. Шушы чаралар кысасында хокүмәт яшьләр сәясәте өлкэсендэге Бөтен Рәсәй һәм Республика бәйгесендә җинүчеләр билгеләнеп, Тубән Камалылар берьюлы ике номинациядә иң яхшылар дип табылдылар.

Тубэн Кама муниципаль районының ( пгт. Кама Аланы) " Алан" яшьләр узәге" директоры Валиева Гүзәл Кәшфелгаян кызы "Яшьләр эше буенча иң яхшы житәкче" номинациясендә "Перспектива" махсус дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

" Эйдос" балаларга һэм яшьләргә психология-укыту ярдәме күрсәтү узәге" оешмасы житәкчесе Юртаева Екатерина Леонидовна исә "Кама арты табыйгатен саклауны яклау" исемендәге махсус диплом һәм "Хокумәт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы белгеч" номинациясендә уткәрелгән "Яшьләрнең үз теләге белән оешкан башлангычларын киңәйтү" юнәлешендәге акчалата премиясе белән буләкләнде.

Конкурста җинүчеләрне һәм уңышка ирешкән башка катнашучыларны Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм туризм Министры Рафис Борганов буләкләде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования