Вернуться к обычному виду

Айдар Метшин шәһәребезнең хатын-кызларын бәйрәм белән котлады

 
Айдар Метшин шәһәребезнең хатын-кызларын бәйрәм белән котлады 08.03.2014

Айдар Метшин шәһәребезнең хатын-кызларын бәйрәм белән котлады

Түбән Кама муниципаль район башлыгы, шәһәребезнең идарәчесе Айдар Метшин Бөтендөнья хатын-кызлар көне белән котлады

«Бәйрәм белән! Хөрмәтле хатын - кызларыбыз!

Сезне язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.

Сез – Түбән Каманың бизәге, горурлыгы һәм ышанычы. Сез – тормышның яме, яшәүнең гүзәл гаме. Хатын-кыз – гаилә тоткасы, балаларның кояшы.

Янәшәдә сез булганда, ирләр көчлерәк һәм намуслы, үз-үзенә ышанган чын ир-ат була ала. Сез авыр минутларда терәк-таяныч була беләсез, акыллы киңәшләрегез белән бездә үз көчебезгә ышану тудырасыз. 

Кадерле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр!

Барлык ирләр исеменнән сезне бәйрәм белән котлап, бәхет, сәламәтлек телим. Сезне тормыш авырлыклары һәрчак урап узсын, күңелле көннәр һәм уңышлар гына юлдаш булсын. Йөзләрегездән елмаю китмәсен, һәрчак матур, сөйкемле булып калыгыз, яратылып яшәгез!» - котлауда әйтелә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования