Вернуться к обычному виду

«Татнефть» шина җитештерүчеләре Казахстанда иң зур шина-логистик комплекс ачтылар

 
«Татнефть» шина җитештерүчеләре Казахстанда иң зур шина-логистик комплекс ачтылар 07.03.2014

«Татнефть» шина җитештерүчеләре Казахстанда иң зур шина-логистик комплекс ачтылар

Казахстанда, Астана шәһәренең Махсус Экономик Зонасында, “Кама-Казахстан” Сәүдә Йорты” “Татнефть”нең Түбән Кама шина комплексы чыгара торган шиналарны сату һәм хезмәт күрсәтү буенча шина-логистик комплекс ачтылар.

“Татнефть” ААҖ шина комплексы клиентлары һәм дилерлары хәзер күп кенә мөхим өстенлек алдылар: транспорт уңайлылыгы, продукциянең киң ассортименты, товарны тизрәк төяп җибәрү, заказны алдан әзерләп кую мөмкинлеге, склад чыгымнарын киметү. Филиал челтәре булган эре компанияләр хәзер бер килешү кысаларында автошиналарга булган ихтияҗларын бөтен Казахстан буенча хәл итәргә мөмкин. Шина-логистик комплекс мәйданнарында “Татнефть”нең Түбән Кама шина комплексы чыгара торган автошиналарның барлык ассортименты булган күргәзмә залы, склад биналары урнашкан.

Склад комплексы хәзерге заман җиһазы һәм программалар белән тәэмин ителгән, анда бер үк вакытта 25 мең данә йөк, 60 мең данә җиңел автомашина шиналарын сакларга мөмкин. Склад айга 1,5млн данәгә кадәр автошина үткәрә ала. 2007 елда Казахстанда “Кама-Казахстан” Сәүдә Йорты” ачылганнан соң, БДБ илләрендә сатылган барлык автошиналарның 34 проценты Казахстан Республикасына туры килә.

Тулаем алганда, “Татнефть” ААҖ нефтехимик комплексы җиңел, авыл хуҗалыгы, йөк, җиңел йөк, бөтенметаллкорд автошиналарның 245 төрен җитештерә. Түбән Кама шиналары дөньяның 42 иленә чыгарыла. “Кама” Сәүдә Йорты товар үткәрү челтәре Россиянең барлык федераль округларын, БДБ һәм кайбер ерактагы чит илләрне үз эченә ала. Планда – сатуны тагын да арттыру, клиентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту.

Чынанак: “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования