Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ягулык заводында чыккан янгын урынында алдан тикшерү хезмәткәрләре эшли

 
04.03.2014

Түбән Кама ягулык заводында чыккан янгын урынында алдан тикшерү хезмәткәрләре эшли

Татарстан Республикасының Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта “ТАИФ-НК” акционерлар ачык җәмгыятенә караган ягулык заводының ачык насос җиһазлары өлешендә килеп чыккан янгын урынында Россиянең Татарстандагы “Янгын куркынычсызлыгын алдан кисәтү югары идарәсенә” һәм “Янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт” Федераль оешмасына, шулай ук “Янгын сынау лабораториясенә” караган Түбән Кама муниципаль районы буенча янгынны алдан кисәтү хезмәткәрләре тикшерү алып баралар.

Исегезгә төшерәбез, алдагы көндә, 19 сәгатьтә, Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Татарстан буенча оператив кизү бүлегенә шәһәрнең бердәм хәбәрләр алу бүлеге хезмүтеннән Түбән Кама шәһәренең Промзонасында урнашкан “ТАИФ-НК” ААҖ нә караган ачык насос җиһазлары өлешендә янгын чыгуы хакында хәбәр керә. Үлүчеләр һәм бәләгә юлыгучылар, шулай ук, яки янгын таралу куркынычы юк.

Татарстан буенча Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең 1 санлы янгын куркынычсызлыгы Федераль бүлегендә кизү кылучы тарафыннан урынга тиз арада, мондый очракларга алдан билгеләнгән тәртиптә, түбәндәге көчләр һәм чаралар оештырылды: 10 АЦ, 2 АЛ, 2 АНР, 1 АВ, 1 АВПТ, 1 АПТ, 1 АП, 4 ППП, 2 ПНС, 1 АСО. Чыгу районы 91 санлы янгын сакчылыгы бүлеге булып, ике ара 1,5 чакрым тәшкил итте.

Янгын сүндерүгә 14 АЦ, 1 АВ, 1 АВПТ, 1 АПТ, 1 АП, 3 ПНС, 4 АНР, 1 АГТ, 4 ППП, 2 АЛ, 1 АСО, 1 АА, 2 АШ кебек чаралар таратылды. Янгын үрләү куркынычы булган кайнар колоннаны һәм күрше технологик җиһазларны суытуда 11 ПЛС-20 кулланылды.

Янгын урынына Татарстан буенча дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең 1 санлы янгын куркынычсызлыгының Федераль бүлеге җитәкчесе Шаповалов А.А. һәмСПТ да кизү торучылар килде. Янгынның тышкы билгеләренә бәя биреп, РТП-2 4 санлы чакыру игълан итте һәм 3 янгын сүндерү учагы билгеләп, аның штабын билгеләде.

19 сәг. 09 минутта объектта хезмәт куючылар тарафыннан, боргычларны ябу юлы белән, фаҗига урына продукт килүе туктатылды.

19 сәг. 20 минутта янгынны көчәйтүгә сәбәпче чараларның бетерелүе хакында игълан ителде.

20 сәг. 25 минутта янгын китергә мөмкин булган зыяннарның тулысынча юкка чыгарылуы җиткерелде.

Янгын сүндерүгә 105 кеше һәм 27 данә техник, шулар өстенә Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгыннан 87 һәм 36 техника берәмлеге тартылды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования