Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды.

 
Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды. 06.03.2014

Түбән Кама районында шорт-трек биотлон буенча ярышлар узды.

Узган ял көннәрендә Сухарево авыл җирлегендә яшәүчеләр, үзләрендә олимпиада оештырып, көчләрен кышкы олимпияда төрләренә караган спорт уеннарында сынап карадылар. Бу фикер белән башлап җирлек башлыгы чыкты һәм аны депутатлар хуплады.

Шугычта 150 метр араны йөгерү буенча узган шорт-тректа катнашырга теләүчеләр арасында авылның иң яшь вәкилләре аеруча күп булды.

Биотлон буенча ярышларны катнаш эстофеты итеп, ягъни дүрт команданың һәрберсенә ике ир-ат һәм ике хатын-кызны кертеп үткәрделәр. Анда катнашучылар билгеләнгән араны дүрт тапкыр урарга һәм шуларны һәркайсында икешәр тапкыр ятып атырга тиешләр иде.

Нәтиҗәсендә финишка беренчеләрдән булып җирле башкарма комитеты командасы килде. Икенче мактаулы урынны «Промстальконструкция» заводы ярышлары, ә бронза медален исә шушы авыл мәктәбе укытучылары яулады.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования