Вернуться к обычному виду

Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте

 
Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте 04.03.2014

Түбән Кама идарә итүче компанияләренең исәп-хисап җыелышлары башланып китте

Мондый җыелышларның берсе беренче булып 35 санлы лицейда күптән түгел кич белән үтте. “ЖКХ – 11” ИК җитәкчеләре белән очрашуга йортларның җаваплылары, 17 һәм 18 микрорайонда яшәүчеләр килгән иде. Исәп-хисап җыелышына шулай ук Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гареев, ЖКХ департаменты директоры Алексей Харитонов, төрле коммуналь - торак хезмәтләренең җитәкчеләре катнашты.

“ЖКХ – 11” идарә итүче компаниясе гомуми мәйданы 245 419,31 кв.м булган 17 һәм 18 микрорайондагы 34 торак йортка хезмәт күрсәтә. Әлеге йортларда 11 349 кеше яши, 4580 фатир бар.

Исәп-хисап җыелышнда идарә итүче компаниянең директоры Вәсим Рәхимов яшәүчеләргә 2013 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, 2014 елга эш планнары турында сөйләде.

Быел, идарә итүче компаниянең җитәкчесе сүзләренә караганда, 5 млн.210 мең сумлык агымдагы ремонт эшләре алып бару күздә тотыла. Бызов урамы 24 нче, 16нчы йортларда. Менделеев урамы 36 “А” йортта баскычларны ремонтлау, шулай ук, Бызов урамы 32/38, 22 һәм 22 “А” йортларда ГХВ үткәрү трассасын һүм канализациясен алыштыру күздә тотыла. Моннан тыш, Шинниклар 63,75 адреслары буенча панель җөйләрен ремонтлау планлаштырыла.

Отчетта беренче тапкыр яңа эш формасы файдалалынуны билгеләп үтәргә кирәк – идарә итүче компания һәрбер йорт буенча эш планын әзерләгән. Хэзер барлык мәгълүмат йортларының җаваплы кешеләренә тапшырылган. Очрашуда 17 һәм 18 микрорайонда яшәүчеләрнең сорау бирергә дә мөмкинлекләре бар иде. Йортта урнашкан кибетләрдә төнлә аракы сату белән бәйле сораулар күп булды, подъездда тәмәке тартучылар белән ничек көрәшергә икәнен, үзләренең автомашиналарын тиешле урынга куймаучыларга нинди чаралар курелгәнен дә сорадылар.

Мондый исәп-хисап җыелышлары Түбән Камада атна буе дәвам итәчәк. Очрашуларның тулы графигын Түбән Кама муниципаль районы рәсим сайты махсус бүлегенең баш битендә белергә мөмкин.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования