Вернуться к обычному виду

Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленностҗ объектлары арасында – Индустриаль парк

 
Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленностҗ объектлары арасында – Индустриаль парк 04.03.2014

Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленностҗ объектлары арасында – Индустриаль парк

Кама Аланының иң күп капитал сыешлы промышленность объетлары арасында – Индустриаль парк. Бу турыда бүген җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә Кама Аланы бистәсе башлыгы Александр Павлов әйтте. Бу проект Кама Аланының моношәһәр буларак үстерү Комплексы инвестиөион планының бер өлеше булып тора.

Бугенге Индустриаль паркта 210 кеше, күпчелек Кама Аланында яшәүчеләр хезмәт куя. Паркта эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы бистәдә иң югарыларның берсе, һәм 24 мең сум тирәсе. Индустриаль паркта җитештерелгән продукциясенең күләме 2013 елда 1 миллиард 928,7 миллион сум тәшкил итте.

Индустриаль парк чикләрендә бөтен кирәкле инфраструктура, шул исәптән 18,6 МВт ка АМК белән җиһазландырылган тагын бер перспектив мәйданчык булдырылды. Республика күләмендә монда кече һәм урта бизнес өчен 5 һәм 8 мең квадрат метрга модульле ике корпус тәзү турында карар кабул ителде. Бүгенге көнгә “Татинвестгражданпроект”ның АПМ-10 архитектура-проект мастерское проект-смета документациясен эшләүне төгәлләп килә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования