Вернуться к обычному виду

«Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә.

 
«Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә. 13.02.2014

«Ак Барс»: чебешләрне санар чак җитә.

Шаулап-гөрләп Олимпия уеннары да үтеп китте. Билгеле булганча, спортның Олимпиададагы беренче номерлы спорт төре Россия җанатарларына куаныч китермәде. Хәзер инде безнең өчен бердәнбер тынычлану чарасы булып Континенталь хоккей лигасындагы плэй-офф торачак. Әйе, үзебездә дә хәлиткеч очрашулар якынлаша.

«Татарстан дерби»сының быелгы сезондагы иң беренчесе моннан биш ай элек узган иде. Якташлар – «Ак Барс» белән «Нефтехимик» – 6 сентябрьдә сезонның тәүге уенында ук очрашкан иде. Түбән Камада үткән ул уенда мәйдан хуҗалары 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Түбәнкамалылар алга таба тагын берничә тапкыр уңышка иреште, турнир таблицасында хәтта «Ак Барс»тан да югарырак менеп урнашты. Әмма чебешләрне көзен саныйлар шул. Сентябрьдән бүгенгәчә күршеләребез тренерларны да алмаштырды, бер төркем уенчылары белән аерылышты, турнир таблицасының төбенә дә төште. Ахыр чиктә, регуляр чемпионат тәмамланып килгәндә, «Нефтехимик»ның инде плэй-оффка эләкмәячәге ачыкланды (дөрес, анысы инде күптән билгеле иде).

«Ак Барс» исә акрынлап үз уенын тапты. Бер-бер артлы җиңүләр яулады, таблицасының иң беренче баскычларында да урнашып алды. Бүгенге көндә командабыз плэй-оффка әзерләнә. Лидерларның берсе булып. Дөрес, Яңа ел алдыннан һәм аннан соң команда җанатарларын бераз борчылып алырга да мәҗбүр итте. Якташларыбыз көндәшләреннән өстен булмаса да, аларга бер-ике алка аермасы белән оттырды. Үзе дә буллитларда яки овер-таймда гына җиңәргә «өйрәнеп» китте. Олимпиада белән бәйле барлыкка килгән тәнәфестән соң беренче уенда хоккей сөючеләрне шуңа бәйле сораулар борчыды да инде: безнекеләр плэй-оффка әзерме, кризис беткәнме? Олимпиададан кайткан уенчыларыбыз үзләрен ничек хис итә?

Тамырларга кайту

Бер караганда, бар да әйбәт кебек. Башкала хоккейчылары «Нефтехимик»ны 7:3 исәбе белән тар-мар итте. Лидерлар үзләренең яхшы формада икәнен раслый алдылар. Сочида булып кайткан (уйнаган дип әйтергә нигәдер тел әйләнми) дүрт олимпияче дә үзләрен әйбәт кенә күрсәтте, шул исәптән запас уенчылар эскәмиясендә утырган Свитов та. Александр Бурмистров исәбендә бер генә очко бар. Олимпиадага җыелма команда белән берлектә әзерләнү аңа бик үк ошап бетмәгән, ахры.

Әйбәт нәтиҗәнең тагын бер сәбәбе булырга мөмкин. «Нефтехимик»ка каршы уенны казанлылар элеккеге хоккей мәккәсе булган Спорт Сараенда уздырды. Нәкъ менә биредә безнекеләр ил күләмендә беренче уңышларга ирешә башлаган иде. Нәкъ менә биредә Урицкий исемендәге, аннары «Итил» исеме астында клубның соңгы еллардагы чемпионлыкларының да нигезе салынды. Әлбәттә, шундый олуг, легендар залда йөзгә кызыллык китерергә тиеш түгел идек. Шул рәвешле, Казан клубы үз тамырларына кайтты дип әйтергә мөмкин.

...Хәер, янә шул ук «чебешләр» искә төшә. Ахыр нәтиҗәне плэй-оффтан соң гына чыгара алачакбыз. Безнекеләр хәлиткеч уеннарга кадәр үз тамашачылары белән аерылып торырга мәҗбүр. 28 февральдә «Ак Барс» – Уфада, 2 мартта – Магнитогорск каласында, 4 мартта исә Чиләбедә уйный. Регуляр чемпионатның ахыры да хоккей гурманнарына менә дигән татлы ризык әзерләгән икән. Аннан инде – плэй-офф. Анысы башка тарих. Быел ул тарихны ничек язырбыз – әле нәмәгълүм...


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования