Вернуться к обычному виду

Татарстан медикларының беренче төркеме Сочидан кайтты

 
Татарстан медикларының беренче төркеме Сочидан кайтты 26.02.2014

Татарстан медикларының беренче төркеме Сочидан кайтты

Бүген Олимпия уеннарында эшләгән 36 татарстан медигы Сочидан кайтты. Болар Казаннан, Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Лениногорсктан, Түбəн Камадан, республиканың бүтән шәһәрләреннән һәм районнарыннан табиблар һәм фельдшерлар.

Казанда тимер юл вокзалында аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм туганнар каршы алдылар. Адлер - Новосибирск поезды Татарстан башкаласына графиктан алдарак килеп җитте.

Поездта ике тәүлек диярлек булуларына һәм арыганлыкларына карамастан, медикларның кәефе яхшы иде. «Барысы да бик ошады. бик кызыклы «Рус таучыклары» объектында эшләдек (трамплиннар комплексы – Т-И искәрмәсе). Бәхеткә, аеруча авыр очраклар булмады. Гомумән алганда, спортчылар тартылулар һәм бәрелүләр белән мөрәҗәгать итә иделәр. Безгә эшләр өчен барысын да бирделәр. Универсиада вакытында алынган тәҗрибә дә ярдәм итте», - дип журналистларга Яр Чаллы шәһ. 2нче номерлы хастаханәсенең хирургы Ришат Бәдретдинов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, эшнең тыгыз булуына – объектларга иртәнге 9.00га барырга һәм якынча төнге 1.00-2.00дә кайтырга туры килүгә – карамастан, ярышларны да карый алдык. «Мин трамплиннан сикерүләрне карарга хыяллана идем, һәм менә ул хыял тормышка ашты. Сикерүләрне туйганчы карадык», - дип канәгатьләнү белән билгеләде хирург.
Шулай ук медиклар Уеннар вакытында ММЧда барлыкка килгән начар көнкүреш шартлары турындагы хәбәрләрне кире кактылар. «Купшы шартларда яшәдек. Безне яхшы ашаттылар», – дип өстәде Ришат Бәдретдинов.

Татарстан медиклары Уеннарда тиешенчә эшләделәр һәм хәтта спорт чараларын үткәргән вакытта югары квалификацияле медицина ярдәмен күрсәткән өчен оештыручыларның мактауларына да лаек булдылар.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиаданы медицина белән тәэмин итү өчен Сочига Татарстанның 45 медицина оешмасыннан 222 медицина эшчесе җибәрелгән иде. Аларның 77е «Фишт» стадионында, 36сы - «Рус таучыклары» трамплиннар комплексында, 90ы - өстәмә Тау авылы шифаханәсендә һәм 19ы - Тау медиаүзәгендә эшләделәр. 129 татарстан медигы Сочида Паралимпия уеннарын үткәрү чорына калырга тиеш.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования