Вернуться к обычному виду

Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырачак

 
13.02.2014

Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырачак

Быел тугызынчы сыйныф укучылары татар теленнән мәҗбүри рәвештә имтихан тапшырачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әнә шундый эчтәлектәге боерык имзалаган.

Имтихан тест рәвешендә узачак. Биремнәрнең эчтәлеге, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле – ана теле яки дәүләт теле буларак өйрәнүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, ана телен татар мәктәбендә өйрәнгән укучы имтиаханны 3 сәгать 55 минут эчендә тапшырса, рус мәктәбендә татар теле дәресләрен укучыларга биремнәрне эшләү өчен 2 сәгать 30 минут вакыт береләчәк.

Татар теленнән бердәм республика имтиханы 29 апрель көнне БДИ тапшыру пунктларында узачак.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования