Вернуться к обычному виду

Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идар

 
Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идар 28.02.2014

Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идар

Сочида уздырылган кышкы Олимпиада барышында Россия җыелма командасы спортчылары 33 медаль (13 алтын, 11 көмеш һәм 10 бронза) яулап, беренчелекне алдылар. Олимпия уеннарында катнашкан 26 ил арасында, яуланган медальләр буенча, безнең Россиядән соң, икенче урында – Норвегия. Өченчедә – Канада, дүртенчедә – АКШ. Илебез спортчыларының совет чорындагы даны кабат әйләнеп кайткандай тоелды, Олимпиада уеннарын караган тамашачы зур горурлык хисләре кичергәндер, мөгаен.

Сочига Олимпия уеннарына барган шәһәрдәшебез, 2нче китапханә мөдире Альбина Мортазинаның язмасы газета укучыларны битараф калдырмас, мөгаен.

Моннан җиде ел элек, җәйге ялыбызны Сочида уздырганда, алдагы тормышларның ничек буласын белмәсәк тә, без монда Олимпия уеннарын карарга да килербез әле, дип көлешкән идек. Шулай булып чыкты да. Сочига кышкы Олимпиадага барып, аның рухын үзебездә тоеп, спорт корылмаларының биниһая зурлыгын, җанатарларның бердәмлеген күреп кайтырга насыйп булды.

Без биш кеше – кызым, киявем, апам һәм ирем – барыбыз бергә җанатарларның бер командасы булып бардык. Билетларны интернет аша алдан ук алып куйган идек. Җайлы гына урнашып, икенче көнне Олимпиада паркына юл тоттык. Анда хатын-кызлар хоккее ярышы иде. Ул “Шайба” спорт сараенда узды. Хоккей матчы периодлары арасында булган тәнәфестә, теләктәшлек төркеменең матур-матур кызлары биеп, кәефне күтәрделәр. Олимпия талисманнары булган аю, леопард һәм куян, рәтләр арасында йөреп, кешеләр белән фотосурәткә төштеләр, кул чабарга чакырдылар. Бу хоккей матчында безнең Россия кызлары командасы катнашмаса да, без чын җанатарлар буларак, уены үзебезнең күңелгә ошаган команда спортчыларына көч биреп, кул чабып утырдык. Американың хоккейчы кызлары Швециядән килгән көндәшләрен 9:0 исәбе белән оттылар.


Матч беткәч, Олимпия паркын карап йөрдек. Паркның биләмәләре бик зур булып, анда яңа утыртылган кипарислар, пальмалар үсә, фонтан, кечкенә шарлама, төрле бизәкләү корылмалары, 40 мең тамашачыга исәпләнгән һәм Олимпиаданы ачу-ябу тантаналары уздырылган “Фишт” һәм, шулай ук, без хоккей караганда 3800 тамашачыны җыйган Шайба”, фигуралы шуу ярышы үткәрелгән “Айсберг” һ.б. спорт сарайлары урнашкан.

Җанатарларга ашау-эчү өчен, шул паркта алагаем зур палаткада ашханә көйләнгән иде. Биредә төрле илләрнең, төрле делегацияләрнең махсус йортлары да булып, аларын да карап йөрдек. Көньяк Корея, Швеция, Россия һ.б. ил җанатарларының андый йортлары үзләренең “визит карточкасы”н хәтерләтеп, илнең табигате, промышленностьта һ.б. ирешкән уңышлары турында сөйли. Йортка керүчеләрне милли киемдәге кызлар рус һәм үз телләрендә сәламләп каршылый. Йортларның һәркайсы янында зур-зур чират тезелгән, чөнки парктан көне-төне халык өзелми. Спортчылар яшәгән Олимпия авылы да шул паркта урнашкан бит. Соңгы көнне без бирегә тагын килеп, Олимпия уеннары чемпионнарына һәм призерларга медальләр тапшыруларын карадык.

Ярышларга килгәндә, хатын-кыз һәм ир-егет чаңгычылар узышканны, биатлон, ябык чанада шуу, слалом (таудан чаңгы белән төшү) төрләрен карадык. Алар таулардагы “Лаура” комплексында узды. “Лаура” өчен урынны В.Путин үзе сайлаган, чыннан да искиктеч матур. Бик биектә урнашкан бу комплекска безне фуникулерлар белән алып менделәр. 6, 8 һәм 12 кеше сыешлы ул кабиналар бертуктаусыз йөреп тора. Аска күз салсаң, йөрәк төшеп китәрлек: бик тә тирән упкыннар аша узасың. Бер ярым чакрым өскә күтәрелгәч, шундый да матур таулар, кояш батканда аларны сихри нурлар яктырта да, мизгелләр эчендә караңгылык сара. Ләкин төнлә дә анда көндезге кебек үк якты, шулкадәр биеклеккә электр утын ничек суздылар икән дип, хәйран каласың.

Чаңгычылар ярышын бик якыннан карап, фотога төшереп, үзбезчә көч тә биреп тордык. Мин үзем өченче урынны алган чаңгычыбыз Евгений Гараничевны фотога төшерә алдым. Американың финалга чыккан бер чаңгычы кызыннан исә автограф алу бәхетенә ирештек.

Олимпия уеннары барышындагы тәртипкә дә сокланырлык. Сочидан Олимпия паркы урнашкан “Красная поляна”га кадәр сәгать ярымлык юл булып, җанатарларны 5 минут саен автобуслар ташып торды. Халык белән тулы электричкалар да ярты сәгать саен – Адлер вокзалына, аннары “Красная поляна”га киләләр иде. Транспорт бушлай йөрткәч, билетка чират торасы да булмады. Ярышлар булган урыннарда (тауларда болай да салкын) җанатарлар өчен палаткалар көйләнгән, шуларга кереп җылынып, чәй, кофе эчеп чыгасың. Анда ашамлык өчен бик җайлы автоматлар куелган. Тамагың ачса, шул автоматлардан бутерброд, пирожный алырга була. Хаклары кыйммәтрәк инде: чәй – 100, ә кофе 80-150 сум тора. Һәр җирдә сиңа волонтерлар ярдәм итәргә әзер, нәрсә сорасаң да, җавап бирәләр, араларында Казаннан үзебезнең татар кызларын да очраттык, татарча да сөйләшеп алдык.

Биталон караганда янәшәбездәге 70 яшьлек әбигә шаккаттым. Ул биатлончыларның исем-фамилияләрен белә, кемнең кайда җиңүен, кайсы илдән икәнен безгә сөйләп торды.
Ә мин үзем, спортчылардан бигрәк, шул спорт комплексларын, юлларны, күперләрне төзүчеләргә сокландым. Биек тауларда, юлсыз урыннарда әкияттәге кебек матур-матур йортлар, спорт корылмалары салучылар – чын-чынлап данга лаек.

Елганың ике як ярында урнашкан һәм искиткеч матур кунак йортларын, кибетләрне, ял урыннарын үз эченә алган “Роза-хутор” комплексы төзүчеләрнең үзләренә һәйкәл булып тоелды.

Бер атна вакыт сизелми дә үтте. Сочи безне кояшлы җылы көннәре белән каршы алган булса, елап озатып калды. Шәһәрдә инде лаләләр, мимозалар, розалар чәчәк ата иде. Алар миңа Олимпия уеннарында җиңү яулаган Россия җыелма командасы спортчылары өчен бүләк булып тоелды. Ә без күктән Сочидагы матурлыкка кул болгап, самолетта үз өебезгә – Татарстанга юл алдык.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования