Вернуться к обычному виду

“Иминлек һәм элемтә” Форумын ачу тантанасы

 
“Иминлек һәм элемтә” Форумын ачу тантанасы 22.02.2014

“Иминлек һәм элемтә” Форумын ачу тантанасы

Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идарә җитәкчесе башлыгы Юрий Демидов, «ERTICO – Европа интеллектуаль системалары» ассоциациясе директорыРасмус Линдхольм һәм башкалар катнашты.

Форум кысаларында «Экологик иминлек» секциясе үткәрелде. Секцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов ачты.

«Экологик иминлек өчен табигатьне саклау бионанотехнологиясе» темасы буенча биология фәннәре докторы, доцент, «Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлекнең федераль үзәге» ФДБУнең фән һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча директор урынбасары Александр Иванов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында агроэкологик иминлек проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, биология фәннәре докторы, профессор, экологик стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге директоры Роберт Ильязов чыгыш ясады.

Секция барышында шулай ук чимал һәм азык-төлек продуктлары иминлеген тәэмин итүнең экологик аспектлары, төбәк экологик һәм энергетик иминлекне ныгытуның хокукый аспектлары хакында фикер алыштылар.

Бүген йомгаклар ясалачак, тәкъдимнәр кабул ителәчәк һәм «Татарстан Республикасының экологик картасы. Оештыру һәм гамәлгә ашыру тәҗрибәсе», «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә халыкның экологик тормыш иминлеген тәэмин итү», «Экологик иминлекнең күчерелмә лабораториясендә атмосфера һавасы торышын өйрәнүнең бүгенге ысуллары белән таныштыру» темаларына мастер-класслар үткәреләчәк.

«Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә "Иминлек", "Элемтә", "Хезмәтне саклау һәм аның иминлеге" (Форум кысаларында) күргәзмәләр оештырыла. Күргәзмәәр түбәндәге темалар буенча була: юл хәрәкәте иминлеге, сәнәгатьобъектлары иминлеге, мәгълүмат иминлеге, экологик иминлек, шәхси иминлек, автоматлаштырылган элемтә системалары һәм элемтә белән идарә итү системалары, мобиль технологияләр, махсус киемнәр, үз-үзеңне яклау чаралары, санитария-экология торышын тикшереп тору системалары, медицина ярдәме, афәтләр очрагында медицина ярдәме, өйрәтү җайланмалары һ.б. Күргәзмәләр эшендә Россиянең 15 төбәгеннән һәм 13 илдән 130дан артык компания катнаша.

Иртәгә, 28 февральдә, “Иминлек һәм элемтә” Форумы кысаларында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге» III Халыкара фәнни-гамәли конференцииясенең пленар утырышы булачак, анда федераль дәүләт хакимияте органнары белән берлектә гомуми проблемалар буенча фикер алышу, шулай ук тормыш эшчәнлеге иминлеге өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләрен билгеләү күздә тотыла.

Конференциянең максаты – тормыш эшчәнлеге иминлегенең төрле өлкәләрендәге фәнни нигези тикшеренүләр нәтиҗәләре белән һәм инновацион эшләнмәләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән алмашу.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования