Вернуться к обычному виду

Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг

 
Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг 15.02.2014

Татарстан Республикасы территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча брифинг

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кысаларында, Республика территориясен санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үткәрелде.

Икеайлык чорында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә 10762 бозыш очрагы ачыкланды һәм туктатылды, шуның нәтиҗәләре буенча республиканың179 предприятие һәм оешмасы, 1 мең 34 вазифалы зат җаваплылыкка тартылды (физик затлар 4 мең 793), бозучыларга 6 меңнән артык беркетмә төзелде.

Тулаем 18.5 млн сумлык штраф санкцияләре салынды.

Иң тупас бозышларга юл куйган 61 оешмага карата материаллар прокуратура органнарына юнәлтелде.

Һәр 5нче административ материал, ә бу 1 мең 202 беркетмә, муниципалитетлар тарафыннан төзелде.

Моннан тыш, министрлык тарафыннан җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз урнаштыру аркасында әйләнә-тирәлеккә салынган зыянны каплату буенча претензияләр эше оештырылды. Бозучыларга тулаем суммасы 134.5 млн сум чамасы булган 22 дәгъва белдерелде, хәзерге вакытта шулар буенча суд инстанцияләрендә эш алып барыла.

(Россия Куллану күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе тарафыннан икеайлык кысаларында 36 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, тулай мәйданы 20 мең 728 кв.м, 35е бетерелде, тулай мәйданы 20 мең 668 кв.м.)

Тулаем республика буенча икеайлык башыннан алып барлык органнарның көче белән 1 мең 595 рөхсәтсез калдыклар ташлау урыны ачыкланды, 1 мең 419ы бетерелде, бу89% тәшкил итә.

Быелгы санитар-экологик икеайлык чорында башкарылган контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәләре кайбер юнәлешләрдә былтыргы шундый ук күрсәткечләрдән берничә тапкыр югары.

Санитар-экологик тәртип урнаштыруда аерым рольне иреклеләр хәрәкәте уйнады. Чүплекләрне ачыклауга һәм бетерүгә экологик җәмәгать оешмалары, яшьләрнең экологик хәрәкәте җәлеп ителде.

Җәмәгатьчелек дружиналары төзелде, аларга республиканың аерым территорияләренең санитар-экологик торышы өчен ирекле җаваплылык йөкләнде.

Үткәрелгән чараларда халык та актив катнашты. Табигать саклау законнарын төрлечә бозу фактлары буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре “Кайнар линия” телефоны буенча да, “Халык контроле” мәгълүмат системасы буенча да алынды.

Икеайлык кысаларында Мәгариф министрлыгы белән берлектә республика мәктәпләрендә “Чисталык дәресе” кебек берничә табигать саклау акциясе үткәрелде, аларда барлык табигать саклау тармаклары, экологик оешмалар активистлары, ВУЗ укытучылары һәм студентлары катнашты. Икеайлык кысаларында үткәрелгән “Урман утырту көне” традицион акциясе исә Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды.



Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования