Вернуться к обычному виду

Түбән Камалылар туган шәһәребезне беренчеләрдән сафка бастыручы, төзүче – Түбән Каманың почетлы гражданын Мәсгүть Сибгат улын юбилее белән котладылар

 
Түбән Камалылар туган шәһәребезне беренчеләрдән сафка бастыручы, төзүче – Түбән Каманың почетлы гражданын Мәсгүть Сибгат улын юбилее белән котладылар 27.02.2014

Түбән Камалылар туган шәһәребезне беренчеләрдән сафка бастыручы, төзүче – Түбән Каманың почетлы гражданын Мәсгүть Сибгат улын юбилее белән котладылар

Бүген шәһәрнең танылган җәмәгать эшлеклесе, беренче төзүчесе Масгуть Сибгат улы узенең 85 еллыгын билгеләп үтә. Аны элекке хезмәттәшләре, шәһәрнең җитәкчеләре, Шура аксакал эгъзалары юбилее белән котларга килганнәр иде.

Бүген юбилярны котлап, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, мул тормыш, тынычлык һәм озын гомер теләделәр.

Сугыш һәм хезмәт ветераны, шәһәренең почетный гражданы Мәсгуть Сибгат улы 1929 елның 27нче февралендә донҗяга килә. Ул узенең хезмәт юлын 1966 елының август аенда Түбән Каманың “Нижнекамскнефтехим” производство берләшмәсендә башлап җибәрә.

Хөрмәтле юбилярыбыз шәһәрнең төрле җәмәгать әшләрендә актив катнашып, шулар эчендә Халык депутатының Шәһәр Советының 8 чакырылыш дәвамында депутат булып сайлана, ягъни 21 елын халыкка хезмәт итүгә багышлый, төрле комиссияләр белән җитәкчелек итә.

Шәһәр Советы аңа шушы югарыга санап узылган еллар дәвамында татар халык милли бәйрәме “Сабантуй”ның төп казые вазыйфаларын да һәрвакыт ышанып тапшырды. Ул шулай ук шәһәрдә яшәп килгән “Җидегән чишмә” әдәби-музыкалҗ берләшмәсенең рәисе һәм аны оештыручыларның берсе булды, ул шул ук вакытта М.Җәлил премиясе иясе. Мәсгүть Сибгат улы шәһәрнең спортын һәм мәдәниятен киңәйтүдә дә үзенең хезмәтен һәм зур көчен куйды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования