Вернуться к обычному виду

Түбән Кама туган тел ункөнлеге уза

 
20.02.2014

Түбән Кама туган тел ункөнлеге уза

Традиция буенча, ул 11 февральдән башлап 21 февральгә кадәр дәвам итә. Туган тел ункөнлегенә багышланган “Сүз күркәм дә, тылсымлы да” дип исемләнгән беренче иң күләмле чараларның берсе - бүген 2нче гомуми белем бирү мәктәбендә узды.

Әлеге чарада мәктәп укучылары, укытучылар катнашты, кунак буларак керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова чакырылган иде.

Әлеге чарада мәктәп укучылары шигырь укыдылар: Михаил Ломоносов, Александр Куприн, Алексей Толстой һ.б. бөек шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен яттан сөйләделәр. Моннан тыш, бүгенгә укучылар “Ни өчен мин рус телен яратам” дигән темага инша язып килгәннәр иде.

Керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова укучыларны керәшеннәр һәм мөселманнар тарихы һәм мәдәнияты белән якыннанрак таныштырды.

Туган тел ункөнлеге 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Иртәгә1нче гимназия укучылары «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзалары белән очрашачаклар, ә берсекөнгә Түбән Камада Идел буе укучылары һәм балалары II төбәкара конкурс кысаларында Тарас Григорьевич Шевченко әдәби әсәрләрен укуда көч сынашачаклар.

Ассызыклап үтик, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның 17 ноябрендә игълан ителгән халыкара туган тел көне, тел һәм мәдәният үсешенә тәэсир итү максатыннан, ел саен 2000 елдан башлап 21 февральдә бәйрәм ителә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования