Вернуться к обычному виду

Уллары сугыштан кайтмады...

 
Уллары сугыштан кайтмады... 20.02.2014

Уллары сугыштан кайтмады...

Төзүчеләр поселогындагы “Патриот” үзәгендә миципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин уллары Әфган һәм Чечен сугышларында һәлак булган әти-әниләр белән очрашты. Анда барлыгы 58 әти-әни килгән иде. Аларның үзләренең проблемалары белән уртаклаштылар, ярдәмнәреннән ташламаган өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

1979-1989 елларда Әфганстандагы сугышта Түбән Камадан 1026 солдат катнашкан, шуларның 138е батырлык күрсәткәннәре өчен (14е - үлгәннән соң) орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Моннан 25 ел элек, 15 февраль көнне совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ә аңа кадәр күп кенә якташларыбыз туган якларына цинк табутларда кайтып, кабер ташларына “Погиб за Родину в ДРА” дип язылып, кызыл йолдыз кадакланды. Мондый каберләр күп кенә зиратларда ул шомлы көннәрне искә төшереп тора. Күбесе әле яңа гына олы тормыш юлына аяк баскан, матур уй-хыяллар белән киләчәк турында хыялланучы 18-20 яшьлек егетләр иде бит. Өйләнеп, бала үстерәсе, җиң сызганып тормыш көтәсе типсә-тимер өзәрдәй ир-егетләребез чит ил туфрагында җан бирде. Исән-имин әйләнеп кайтканнарының да күңелендә төзәлмәс яра - сугышчан дустын югалту хәсрәте. Күпләр әле туган якларына әйләнеп кайткач та тыныч кына йоклый алмыйча, куркыныч төшләр күреп саташкан...

Әфган салган яралар төзәлеп бетмәде,инде үзебезнең ил эчендә сугыш башланды. Монысы - бәйсезлек даулаучы чеченнар җирендә. Төньяк Кавказдагы хәрби конфликтта безнең шәһәр һәм районнан 1700 солдат катнашкан, шуларның 88е (19ы - үлгәннән соң) орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Рәсми телдә сугыш түгел, “хәрби конфликт” дип кенә сөйләнелсә дә, Чечен илендә булган, армия хезмәте шул чорларга туры килгән ир-егетләребез чечен сугышының да мәрхәмәтсезлеге турында әрнеп искә алалар. Хәрби техника куәте елдан ел арткан саен, хәрби конфликтлар рәхимсезрәк һәм аяусызрак була бара торгандыр.

Яшь гомерләрне өзә торган сугышлар кабатланмасын, ата-аналарга балаларын үстереп, кеше иткәннән соң аларның кадер-хөрмәтендә яшәргә, оныкларын гына түгел, оныкчыкларыннан да игелек күрергә язсын.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования