Вернуться к обычному виду

Суыкта туңудан сакланыгыз

 
Суыкта туңудан сакланыгыз 27.01.2014

Суыкта туңудан сакланыгыз

Соңгы көннәрдә генә Түбән Камада 7 кеше аяк-кулларын өшетеп дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Аларның барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән, әмма берсенең аягын кисәргә туры килгән.

Гомумән, көннәрнең кинәт кенә нык суытып җибәрүе күп проблемалар тудырды. Шәһәр мәктәпләрендә температура -25 градус булганда башлангыч класс укучыларына, -27 градуста 5-9 класс укучыларына, -32 градус һәм аннан түбән булганда өлкән класс укучыларына мәктәпкә бармаска рөхсәт ителә. Авыл мәктәпләренең башлангыч классларында укучыларына -23 градус, 5-9 класс укучыларына -25, 10-11 клас укучыларына 30 градус салкын булганда дәресләр булмый. Бу мәктәпкә килгән балаларны кире өйләренә кайтарып җибәрәләр дигән сүз түгел, әктәпкә килгән укучылар белән укытучылар дәресләр алып бара.

Иртән җәяүләп эшкә барганда, машинада йөрергә гадәтләнгән шәһәрдәшләребезнең машиналарын кабыза алмый иза чигүләрен күрергә туры килә. Шунысы сөендерә, әлегә шәһәр транспорты гадәти режимда эшли.

Салкында туңып өшүчеләрнең күбесе йортсыз-җирсез “бомж”лар һәм урамда авә-түнә йөрүче исерекләр. Табиблар урамда исереп ятучыларны күргәндә, яныннан тыныч кына үтеп китмичә, беренче ярдәм күрсәтергә чакыралар. Әгәр урамда туңып өшегән берәр бичараны күрәсез икән, аны иң беренче җылы урынга алып керергә, бияләй-носкиларын салдырырга һәм “ашыгыч ярдәм” машинасын чакырырга кирәк.

Үзегезгә дә мондый салкын көннәрдә спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш итәләр. Шулай ук тәмәке тарту һәм кысан киемнәр кию дә гәүдәнең тизрәк туңуына китерә икән.

Бу көннәрдә шәһәребездә температура 30-34 градус салкын булса, синоптиклар алдагы атнада һава торышының бераз җылынуын вәгъдә итәләр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования