Вернуться к обычному виду

Яңа елның 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

 
Яңа елның 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булачак 28.12.2013

Яңа елның 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре булачак

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 2014 елның 1,2,3,4,5,6, һәм 8 гыйнвар көннәре Яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар Раштуа бәйрәме булачак.

Яңа елның 4 һәм 5 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хезмәт Кодексының югарыда телгә алынган маддәсе нигезендә, ял көне эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соңгы көнгә күчерелә (гыйнварның эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән ял көннәреннән башка). Шул ук вакытта РФ Хөкүмәте ял көннәрен, шул исәптән гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән 2 ял көнен дә агымдагы елдан киләсе елга күчерергә хокуклы.

Шулай итеп, РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 28 маендагы «2014 нче елда ял көннәрен күчерү турында»гы 444 номерлы карары нигезендә, гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән 2 ял көне 4 гыйнвардан 2 май җомгасына, ә 5 гыйнвар ялы 13 июнь - җомга көнгә күчерелә.

Димәк, 2014 елда 1-8 гыйнвар көннәре эшләми торган бәйрәм көннәре, ә 9 һәм 10 гыйнвар эш көннәре булачак.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, 31 декабрьдә эш көне 1 сәгатькә ким була. Әмма, ихтыяҗ туган очракта, эш бирүчеләр эшләми торган бәйрәм көннәрендә дә эш оештырырга хокуклы. Бу очракта аларның гамәлләре РФ Хезмәт Кодексының 113 һәм 153нче маддәләренә каршы килмәскә тиеш, диеләТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматта.

2014 елның гыйнварында ял көннәре хакында күп санлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования