Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Юбилейлар парады» тантанасы булып узды

 
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Юбилейлар парады» тантанасы булып узды 11.12.2013

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Юбилейлар парады» тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Татнефть» нефтехимия комплексының «Түбән Кама Шин» ачык акционерлык җәмгыятендә озак еллар буена хезмәт куючы, шушы араларда гына үзләренең бергә тормыш корып яши башлауларының коралл, мәрҗән һәм көмеш туйларын билгеләп үтүче парлар катнашында «Юбилейлар парады» дип исемләнгән тантана булып узды. 

«Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясенең җитәкчелеге бәхетле гаилә традицияләрен пропагандалау, яшьләр арасында никахны рәсми рәвештә ГХАТ органнарында теркәү, яшь әти-әнинең балалары алдындагы җаваплылыгын арттыру йөзеннән нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге идарәче компаниянең составына кергән сәнәгый оешмаларда яңа гаилә корып яши башлаган яшьләргә, яңа туган сабыен кулына алган ата-анага матди ярдәм күрсәтелә.

Инде традициягә әйләнгән «Юбилейлар парадын» үткәрү дә гаилә традицияләрен пропагандалауга юнәлтелгән. 11 декабрь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә булып узган бәйрәмгә бергә тормыш корып яши башлауларының 35-еллыгын билгеләп үтүче Егоровлар һәм Утробиннар, шушы араларда гына мәрҗән туйларын билгеләп үтүче Викуловлар һәм көмеш юбилярлар Авзаловлар, Кондратьевлар һәм Хисамиевлар гаиләләре чакырулы иде. Әлеге гаиләләр «Нефтехим-Татнефть» идарәче компаниясенең төрле подразделенияләрендә озак еллар буена намуслы хезмәт куя. 

Юбилярлар парларын «Түбән Кама Механика заводы» акционерлык җәмгыятенең производство буенча директоры урынбасары Сергей Соловьев котлады. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр, шат елмаюлар, изге теләкләр юбилярлар күңелендә озын-озакка сакланыр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования