Вернуться к обычному виду

Түбән Кама шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 2013нче елның 18 декабрендә ГХАТ органнарының оешу көнен билгеләп үтте

 
Түбән Кама шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 2013нче елның 18 декабрендә ГХАТ органнарының оешу көнен билгеләп үтте 16.12.2013

Түбән Кама шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе 2013нче елның 18 декабрендә ГХАТ органнарының оешу көнен билгеләп үтте

Бәйрәмгә Түбән Кама ГХАТ идарәсе ветераннары, якын киләчәктә никахларын теркәргә теләк белдергән яшьләр һәм Түбән Кама Химия-технология институты студентлары чакырылган иде.

ГХАТ белгечләре оештырган бәйрәм кысаларында яшь һәм талантлы фотограф Эдуард Бошның «Любви прекрасные мгновенья» исемле фотокүргәзмәсе ачылу тантанасы булып узды. Яшь фотографның иҗат җимешләре кунакларның берсен дә битараф калдырмыйча, аларны мәхәббәт, илаһи сафлык һәм бәхет иленең җиләс дулкыннарында тибрәндерде. Чакырылган кунаклар арасында Э. Бош эшләренең берсендә сүрәтләнгән, Алексей һәм Ольга Пчеляковлар үз мәхәббәтләре тарихларын сөйләп, яшь фотографка рәхмәтләрен җиткереп, гаиләләрендә хөкем сөргән үзара ихтирам хисенең никадәр зур әһәмияткә ия икәнен ассызыкладылар. 

ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотинаның белгечләргә һәм дистәләгән еллар буе бу өлкәдә эшләп киткән ветераннарга багышланган котлаулары һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты. Киләчәктә уңышлар теләп һәм хәзерге заманда ветераннар салган традицияләрне саклап һәм яңартып килүчеләргә Түбән Кама ГХАТ идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фирания Кутдусова рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования