Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсендә 11-меңенче ана капиталы сертификаты тапшырылды

 
Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсендә 11-меңенче ана капиталы сертификаты тапшырылды 19.12.2013

Түбән Кама муниципаль районының ЗАГС идарәсендә 11-меңенче ана капиталы сертификаты тапшырылды

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе белгечләре Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе белән берлектә 2013 елның 19 декабрендә ГХАТ идарәсенең тантаналар залында Бородачевлар гаиләсенә юбилейлы – 11 меңенче номерлы ана капиталы сертификатын тапшырдылар.

Балага исем кушу йоласы барышында яшь әти-әнинең теләге белән сабыйга Эмиль исеме кушылды һәм ул Рәсәй Федерациясенең тулы хокуклы гражданы дип игълан ителде. Түбән Кама шәһәре һәм районы Пенсия фонды идарәсе 2007 елдан алып, җаваплы һәм катлаулы эш алып бара. Бүгенге көндә меңләгән гаилә дәүләттән матди ярдәм алуга иреште. Пенсия фонды җитәкчесе Л.Семенова Бородачевлар гаиләсен уллары тууы белән чын күңелдән котлады һәм яшь гаиләгә юбилейлы 11 меңенче ана капиталы сертификатын тапшырды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования