Вернуться к обычному виду

Түбән Камада коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча фәнни семинар узды

 
Түбән Камада коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча  фәнни семинар узды 15.12.2013

Түбән Камада коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча фәнни семинар узды

Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалында җәмгыятьтә коррупциягә каршы көрәш төрләре һәм ысуллары буенча фәнни семинар булды.

Аның эшендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин; коррупциягә каршы көрәш буенча республика фәнни-тикешеренү институты директоры Павел Кабанов; икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Мезикова, галимнәр, белгечләр, яшьләр, студентлар һ.б. катнашты.

Шәһәр мэры Айдар Метшин узып баручы шушы елда коррупциягә каршы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Коррупциягә каршы көрәшнең мунициаль хакимият алдында торган әһәмиятле мәсьәлә икәнлеген ассызыклады. Ул, мондый эшчәнлектә җирле үзидарә органнарының да ярдәме зур булуын билгеләп узды.

Коррупция мәсьәләләренә кагылышлы сораулар, тәкъдимнәр белән җаваплы органнарга мөрәҗәгать итү өчен шәһәрдәшләребезгә зур мөмкинлекләр туды-рылган, муниципалететта, эчке эшләр идарәсендә, прокуратурада, федераль куркынычсызлык хезмәте бүлегендә «кайнар» телефоннар эшли. Болардан тыш, коррупция очраклары мәгълүм булганда хәбәр итү өчен җирле үзидарә орган-нарында «ышаныч телефоны» да бар. Мунициаль районның рәсми сайтында «интернет-кабул итү» порталы аша да хәбәрләшергә була. Барысы да халыкның әлеге мәсьәләдә җаваплы органнар белән элемтәгә керү мөмкинлеген җиңеләйтә.

Шулай булуга карамастан, элеге элемтә чаралары буенча коррупциягә кагылышлы бер генә хәбәр дә кермәгән. Бу икенең берсе — я, бездә коррупция юк, яки кешеләрне бу хәл кызыксындырмый, дигән сүз. Беренчесенә ышану кыенрак, әлбәттә.

Көн кадагына кагылышлы әлеге әһәмиятле чарада, шулай ук, философия фәннәре докторы Олег Агапов, юридик фәннәр кандидаты Галина Носаненко, шушы институтның юридик факультеты студенты Алексей Пашин докладлар белән чыгыш ясадылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования