Вернуться к обычному виду

Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты

 
Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты 14.12.2013

Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты

Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестиваленың бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уздырылган йомгаклау концертында шушы фестиваль җиңүчеләре аталды. Арада алдагы өч урын берничә төркем-командага бирелгән булып, оештыручылар һәм жюри моны яшьләрнең гаҗәп талантлы, югары дәрәҗәдә әзерлекле булулары белән аңлатты. 

Татарстанның төрле тармак предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләрендә эшләүче 24 шәһәр һәм районнан килгән яшьләрнең 38 командасы (барлыгы 400дән артык егет һәм кыз) Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында зона этапларында моннан бер ай элек сынау узган, 15 команда финалга чыккан һәм 10-13 декабрьдә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге «Сосновый бор» шифаханәсендә суперфиналда үзләрен күрсәткән.

Оештыручылар алдан игълан иткәнчә, яшьләргә әлеге фестивальның исем-атамасын һәм эмблемасын уйлап табу йөкләмәсе бирелгән булган, бүгенге Гала-концертка килүчеләр аны беренчеләрдән булып белде: «Наше Время - Безнең заман» дип атала, ә нинди фестиваль икәне язылган түгәрәк формадагы эмблемасына 3 төрле төстәге 3 кеше әйлән-бәйләндә килеш сурәтләнгән. Дөрес, «Безнең заман» атамасы үзгәрмәс, ә эмблема камилләштерелер дип ниятләнә.

Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестивалена нокта куйган бүгенге концертта конкурсантлар аерым номинацияләрдә сайлап алу турларын узганча, үзләренең предприятие-оешмалары турында визит карточкасы, вокал соло, хореография, «Дан минуты»нда үзенчәлекле чыгышлары белән тамашачы күңелен яулады, «Халыклар дуслыгы һәм Татарстан Республикасындагы барлык предприятие-оешмалар татулыгы!» шигаре астында «Пирамида» комплексы сәхнәсенә хезмәт кешесе хөрмәттә булган узган гасырның 30 нчы – 80 нче елларында популярлык казанган җырлар һәм биюләр, хәтта шул заман мохитен менгезә алды. Халыклар дуслыгы, дуслар кадере, колачлап булмас киңлектәге табигате һәм, кайсы чор булуга карамастан, уңган кешеләре белән бай илебез, хезмәт куйган предприятие, мәхәббәт, сугышка һәм вәхшилеккә нәфрәт, гомумән, кешелек тормышына хас башка хис-кичерешләр турында иде алар. Сәхнә, әйтерсең, шаянлык чаткылары белән бизи барып, төрле төсмерле мәдәни җепләрдән ямьле итеп уртак келәм тукый, күңелне иркәли, рухны сугара... Татар, рус, украин, Дон казаклары, Кавказ һәм Урта Азия халыклары биюләре, эстрада номерлары, рок-н-ролл һәм тагын әллә ниләр анда. Яшьлекләре бөркелеп торган төрле һөнәр ияләренең шактый оста чыгышлары, киеп чыккан затлы сәхнә костюмнары исә аларны чын артистлардан аерып булмаслык иткән!

Шул рәвешле, конкурс номинацияләрендә, гомуми зачетта призлы урыннар алучылар кубок, диплом һәм акчалата призларга лаек дип табылды.

Гран-прига лаек булган командага, ә ул «Нижнекамскнефтехим» ААҖ яшьләре, ТР Президентының күчмә Кубогы белән 100 мең сумга сертификат тапшырылды, Җидегән (Большая Медведица) йолдызлыгындагы йолдызларның берсенә аларның предприятиесе исеме бирелде. Шулай итеп, Түбән Кама нефть химиясе предприятиесе галәм киңлегенә чыкты.

Гомумкоманда зачетында I урында – «Сетевая компания» (Казан), «Заинская ГРЭС» компанияләре, II урында – Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе, Әлмәт торба заводы, «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе, III урында – «Серго исемендәге завод» (Яшел Үзән), А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицей (Кукмара). Аларның һәркайсы кубок, дипломнар һәм сертификатлар (беренче урынга – 30 мең, икенче урынга – 25 мең, өченче урынга – 20 мең сум) белән бүләкләнде. Искәртеп үтик: приз фонды 500 мең сум тәшкил итә.

Призерларны һәм җиңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Сәгъдәтшин һ.б. рәсми затлар котлады, бүләкләрне дә алар тапшырды. Фестиваль уңаеннан РФ Хөкүмәтеннән котлау телеграммасы һәм ТР Президенты исеменнән дә сәламләү килүе игълан ителде.

Фестиваль республика чикләрен үтеп, илкүләм булырга лаеклы, дигән бәяләмә алды.

Бүген Татарстан предприятиеләрендә 1 трлн. 500 млрд сумлык товар җитештерелде, сәнәгатьтә 540 мең кеше эшли. Төбәкләр көчле булса, димәк, тулаем Россия көчле булачак. Дөрес, проблема бар – икътисади үсеш акрынланды... Җәмгыятебездә, республикабызда кешеләр гармонияле үсештә булсын, тыныч кына эшләп, эштән соң иҗат белән шөгыльләнсен иде, диде котлау чыгышында Равил Зарипов. Ә Айрат Сибагатуллин яшьләрне үз белгечлекләрендә оста, югары дәрәҗәдәге профессионал булырга өндәде.

Татьяна Водопьянова, төрле һөнәр иясе булып эшләүче яшьләр коллективларының телевидение орбитасына чыга алуы – ул үзе үк тә җиңү, дип саный. Андрей Поминов исә киләсе елның маенда Казанда эшче һөнәрләр буенча Бөтенроссия чемпионаты булачагын искәртте. Татмедиа канаты астында массакүләм мәгълүмат чараларының шушы Эшләүче яшьләрнең I Республикакүләм телевизион иҗат фестивалена зур игътибар биреп, яктыртып торуы сәбәпле, фестиваль Татарстан чикләрен үтеп, бөтен илгә билгеле булды, дигән фикер әйтелде. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования