Вернуться к обычному виду

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында зур сөйләшүгә төрле тармак җитәкчеләрен җыйды

 
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында зур сөйләшүгә төрле тармак җитәкчеләрен җыйды 11.12.2013

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында зур сөйләшүгә төрле тармак җитәкчеләрен җыйды

Төп доклад белән анда ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгарга тиеш.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты белән ТР буенча ЭЭМ коллегиясенең уртак утырышы уздырыла. Анда Татарстан Президентының 2007 елның 14 ноябрендә имзалаган “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында”гы 610 нчы Указы үтәлеше барышы турында сүз була. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында һәм республика муниципалитетлары белән берлектә видеоконференция рәвешендә үткәрелә торган утырышка ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислек итә. Көн тәртибе буенча, төп доклад белән ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин чыгарга тиеш. Шулай ук республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә, мәгариф һәм фән, транспорт һәм юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау тармакларының башлыклары, ягъни министрлар, суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Түбән Кама һәм Чистай районнары башлыкларының аерым чыгышлары да каралган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования