Вернуться к обычному виду

Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган

 
Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган 11.12.2013

Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган

Сочида узачак Олимпия уеннары оештыру комитеты тарафыннан Олимпия уты эстафетасының Казан маршруты расланган.

Эстафета Казанның Тимер юл вокзалында 30 нчы декабрьдә башланачак. Бирегә ут махсус поездда китереләчәк. Аннан соң Олимпия уты Болгарга, алга таба Свияжскига юл тотачак. Шул ук көнне кичен утны Универсиада авылы буенча алып барачаклар. Кыска эстафетадан соң Ут Универсиада музеенда тукталачак.

Икенче көнне, 31 нче декабрьдә, эстафетаның Казан этабы башлана. Ут шәһәрнең барлык күренекле урыннары буйлап йөртеләчәк. Эстафетаның Казан этабында барлыгы 370 факел йөртүче катнашачак. Ут эстафетасы маршруты 44 км 300 м ны тәшкил итәчәк, ә Казан, Болгар һәм Свияжски буенча маршрутның гомуми озынлыгы – 56 км дан артык.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования