Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районында иң яхшы әтине сайладылар

 
Түбән Кама муниципаль районында иң яхшы әтине сайладылар 05.12.2013

Түбән Кама муниципаль районында иң яхшы әтине сайладылар

Түбән Кама муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Мой папа самый лучший» дип исемләнгән шәһәркүләм проектының «Папа может, папа может…» дип исемләнгән чираттагы этабы булып узды. 

Уку елы башында старт алган әлеге проектның максаты гаиләдәге, бала тәрбияләүдәге әти роленең мөһимлеген ассызыклау, бүгенге яшьләрдә эшсөючәнлек, шәфкатьлелек, бер-береңә карата ихтирам кебек сыйфатларны тәрбияләү, гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата игътибарлы, дустанә мөгалләмәдә булуларын пропагандалау. 

«Минем эти барсын да булдыра» дип исемләнгән символик мәгънәдәге этапта 6 гаилә командасы көч сынашты. Бәйрәм кичәсе вакытында әтиләре белән берлектә балалар гаиләләренә презентация үткәрделәр, төрле кызыклы мәсьәләләр чиштеләр, рәсемнәр ясау осталыгында ярыштылар, хәтта елап та күрсәттеләр. Гомумән әлеге чарада катнашкан бер генә бала да, бер генә әти дә кәефсезләнеп читтән карап тормады. 

Нәтиҗәдә беренче урынны өч малай әтисе Марат Бәйрәмов яулады. Икенче урында Сәмигулла Шәрифуллин һәм аның кызы Чулпан. Ильяс Мәрдәншин өченче урында. Бәйрәмгә килгән бер генә әти дә, бер генә бала да диплом һәм бүләксез калмады. 

«Мой папа самый лучший» проектының чираттагы этабы декабрь дәвамында узачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования