Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районында Әниләр көненә багышланган «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм булып узды

 
Түбән Кама муниципаль районында Әниләр көненә багышланган «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным»  дигән бәйрәм булып узды 03.12.2013

Түбән Кама муниципаль районында Әниләр көненә багышланган «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм булып узды

Түбән Кама муниципаль районының Граңданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Әниләр көненә багышланган «Милая моя, нежная моя, мама…» - «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дигән бәйрәм тантанасы булып узды. Бәйрәмгә сөекле улларын армия хезмәтенә озаткан аналар, яңа туган кызлары Эльвина белән Галимҗановлар гаиләсе, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының киңәшчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы бүлекчәсенең вәкиле Григорий Китанов, Татарстан Республикасының Түбән Камадагы Хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрид Мингареев, Солдат аналары комитетының председателе Татьяна Абрамова чакырулы иде. 

Исем кушу тантанасында катнашкан кечкенәсен бары берничә көн элек кенә кулына алган яшь әни Эльвираның күңеле наз һәм мәхәббәт нурына төренеп бар җиһанга үзенең җылысын өләшергә теләде. Кызы Эльвинаның беренче документы - тууы турында таныклыкны кабул ителп алганда яшь әти Динарның күзендә горурлык чаткылары уйнады. Әниләр көненә багышланган бәйрәмнең символик башлангычы булып торган исем кушу тантанасы, балалары Рәсәй армиясе сафларында хезмәт куючы солдат-аналарын хөрмәтләү белән дәвам итте. Уллары Ватаныбызга изге бурычларын үтәп, армия сафларында хезмәт куючы яшь түбәнкамалыларның әниләренә Татарстан Республикасының Түбән Камадагы Хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрид Мингареев Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Бәйрәмдә катнашкан һәркем әниләр кадеренең әйтеп бетергесез зурлыгына тагын бер кат инанды. Юкса әни яңа туган сабыйга да, инде олыгаеп, үзе күптән әти-әни булган кешегә дә бик кирәк. Ә инде туган үскән нигезеннән ничәмә -ничә йөз чакрымнар ераклыкта, илебезнең сагында торучы яшь солдатларның күңеле әни назына аеруча моһтаҗ. Кичә дәвамында солдат аналарының күзләрендә ялтыраган яшҗ тамчылары, аларның рәхмәт сүзләре, җырлы-биюле конөерт номерлары бәйршмдә катнашкан һәркемнең дә күңелендә якты исәлек булып озын-озак сакланачак. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования