Вернуться к обычному виду

«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Дәүләт Думасы депутатларын «ТАНЕКО» проекты белән таныштырды

 
«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Дәүләт Думасы депутатларын «ТАНЕКО» проекты белән таныштырды 28.11.2013

«Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов Дәүләт Думасы депутатларын «ТАНЕКО» проекты белән таныштырды

Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексы төзелешенә 267 млрд сум сарыф ителгән. Бу хакта «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы сайтында хәбәр итүләренчә, бүген ул республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ТАНЕКО» ААҖ территориясендә РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутатлар катнашында үткәргән киңәшмәдә чыгыш ясаган.

Наил Мәганов мәгълүматына караганда, «ТАНЕКО» төзелеш мәйданчыгында эш күп булган чорда 15 мең кеше эшләгән. Комплексны файдалану өчен 2,3 мең эш урыны булдырылган. “ТАНЕКО” ның беренче чираты 2011 елның декабрендә тапшырылган.

Гомумән, предприятие 16 млн тонна чамасы чимал эшкәрткән, дип белдерде Н.Мәганов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта гидрокрекинг урнаштыру өчен көйләү эшләре бара, ул нефть эшкәртү тирәнлеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования