Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар социаль ипотеканы инфомат аша түли алалар

 
Түбәнкамалылар социаль ипотеканы инфомат аша түли алалар 25.11.2013

Түбәнкамалылар социаль ипотеканы инфомат аша түли алалар

Заманча технологияләр ярдәмендә тормышыбыз шактый җиңеләйде. Әйтик, дәүләт хезмәтләре порталы һәм халык күп йөргән урыннарда урнаштырылган инфоматларның уңайлыкларын бик күпләр сизде. Шул рәвешле күрсәтелә торган хезмәтләр саны арта баруы да бик сөенечле. 

Ел башыннан бирле Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша 19 миллионга якын гамәл башкарылган. Аларның 72 процентын төрле дәүләт оешмаларына мөрәҗәгатьләр юллау тәшкил итә икән. Шулай ук җәмәгатьчелек арасында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен, ГИБДД штрафларын түләү, табибка язылу кебек хезмәтләр популяр.

Моннан кала дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар бакчасына чиратка басарга, никахны рәсмиләштерүгә, күп балалы гаиләләргә бирелүче җир кишәрлеген алуга, чит ил паспорты ясатуга да гариза тапшырырга мөмкин.

Бүген республикабызда меңләгән кеше социаль ипотека кертемнәре түли. Элек моның өчен банкларга барып йөрисе булса, хәзер әлеге төр түләүләрне Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки «Татарстан Республикасы хезмәтләре» мобиль кушымтасы ярдәмендә дә башкарып була. Ноябрь башыннан социаль ипотека взносларын инфоматлар аша да кертү мөмкинлеге тудырылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат үзәге.

Исегезгә төшерәбез, республикабыз территориясендә халыкка уңайлы урыннарда 314 инфомат урнаштырылган.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования