Вернуться к обычному виду

Түбән Кама армиягә чакырылучы егетләр белән очрашу узды

 
Түбән Кама армиягә чакырылучы егетләр белән очрашу узды 15.11.2013

Түбән Кама армиягә чакырылучы егетләр белән очрашу узды

Ел саен шәһәбездә «Призывник көне»н билгеләп үтелә. Быел да әлеге традициягә тугрылыклы калдылар. Шәһәребезнең тимерне эретеп ябыштыручы-монтажчылар әзерләүче колледжының актлар залына армиягә чакырылучы егетләрне җыйдылар.

Дөрес, Түбән Камада егетләрне армиягә алу кампаниясе берничә көн элек башланган һәм бер төркем призывникларны армиягә озатырга да өлгергәннәр иде инде. Тик, моңа карап кына, призывникаларга булган изге теләкләр азаймады. Шунысын да әйтергә кирәк, Түбән Камада «Призывниклар көне»нең үзенчәлекле ягы да бар бит әле: ул ел саен төрле уку йортларында уздырыла. Армиягә баручы егетләргә яхшы теләкләр җиткерү белән беррәттән, уку йорталарында хәрби-патротик тәрбиянең куелышы, егетләрне армиягә хәзерләүнең торышы да бәяләнә.

Бу яктан тимерне эретеп ябыштыручылар колледжында хәл яманларлык түгел. Егетләрең стройда йөрү буенча күрсәтмә чыгышлары моңа бер дәлил булды. Уку йорты «С» категориясе буенча машина йөртүчеләр дә әзерли. Бу да хәрби эш өчен кирәкле һөнәр. Колледж егетләре инде менә берничә ел рәттән сафта йөрү буенча шәһәр конкурсларында алдынгы урыннарны алып киләләр икән. Шуңа бәйле рәвештә, бәйрәмнәргә багышланган парадларда даими катнашалар...

Ук-сөңге яисә гади винтовка белән генә коралланган армия инде күптән тарихта калды. Хәзерге заман кораллары көннән-көн камилләшә бара. Инде илебез иминлеген саклаучыга дошман белән кара-каршы сугыша белү генә аз, заманча компьютер техникасын да камил белергә кирәк.

Дөрес, Кораллы көчләр сафларында нибары бер ел гына хезмәт итеп, егетләр хәрби һөнәргә тулысынча өйрәнми дә калалар. Уку йортларында башлангыч хәрби күнекмәләр алу шул югалтуларга компенсация булып тора да инде. Колледжда егетләр сафта йөрү, автоматны сүтеп җыю һ.б. өйрәнәләр. Ә армиядә исә әнә шул хәзерлекне дәвам итәргә генә кала.

Бүгенге көндә Түбән Камадан 496 егет армия сафларында хезмәт итә икән. Безнең муниципаль район җитәкчелеге, егетләребезне лаеклы хәрби частьларга хезмәткә җибәрү ягында. Соңгы елларда Саратов өлкәсендәге элиталы хәрби часть, Мәскәүнең данлыклы Преображенский полкы белән белән яхшы элемтә оештырылды. Җитәкчеләребез егетләрнең кайда, ничек хезмәт итүләре белән даими кызыксынып торалар, әледән-әле алар хезмәт итә торган хәби частьләргә делегацияләр барып, хезмәтләре белән танышалар. Моны Түбән Камадан армиягә чакырылучы егетләрнең бер өстенлеге, дияргә дә була.

Призывниклар алдында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе, ветераннар советы рәисе Григорий Китанов, Түбән Кама мунициппаль район хәрби комиссары Фәрит Мингәрәев та чыгыш ясады. Егетләрне Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Акимов та котлады. Үзе очрашуга килә алмаганлыктан, призывниклар аның котлавын экрандагы видеосюжеттан гына тыңладылар.

Чыннан да, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, “кайнар нокта”ларда хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайткан солдатларның, Коралы көчләрнең төрле гаскәрләрендә хезмәт итеп запаска чыккан солдат һәм офицерларны берләштергән җәмәгать оешмаларының яшьләргә хәрби патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур. Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләр ветераны Запастагы сержант Г.Сабанаев һәм запастагы прапорщик Р.Гарипов та призывникларга изге теләкләрен җиткердедәр.

Әле күптән түгел генә армия сафларында хезмәт итеп кайткан Айдар Төхфәтуллин бу чарага әнисе белән килгән икән. Ул солдатка чакырылучы егетләрнең аналарына мөрәҗәгать итеп, ир баланың армиядә хезмәт итәргә тиешлеген, бу аларны тормышка әзрләү мәктәбе булуын ассызыклады.

Әфган сугышы ветераны Андрей Новоселовның чыгышы һәм шуннан соң ук «Солдаты афгана» ансамбле башкаруында җыр да залдагыларның күңелләренә хуш килгәндер. Гомумән, гадәттә, шуның ише чараларда кабул ителгәнчә, сәхнәдә күрсәтмә чыгышлар һәм җыр-бию өзелмәде.

Соңыннан, традициягә өверелгәнчә, бәйрәм кунаклары «Кыр кухнясы»нда пешерелгән ризыктан да авыз иттеләр. Ә армиягә чакырылучы егетләр өчен бу беренче «солдат шулпасы» иде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования