Вернуться к обычному виду

Түбән Кама шәһәре мунчасы «Кулай мохит» программасы буенча үзгәртелгән

 
Түбән Кама шәһәре мунчасы «Кулай мохит» программасы буенча үзгәртелгән 19.11.2013

Түбән Кама шәһәре мунчасы «Кулай мохит» программасы буенча үзгәртелгән

Түбән Кама шәһәре мунчасында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус уңайлыклар булдырылды. Моннан тыш биредә яңадан үзгәртеп кору эшләре дә башкарылган.

Моннан өч ел элек шәһәрдә «Кулай мохит» программасы тормышка ашырыла башлады. Ул чакта Түбән Кама шәһәре Татарстанда беренчеләрдән, ә Россия шәһәрләре арасында өченче булып, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен тиешле чараларның тулы бер комплексын булдырды. Хәзерге көндә барлык учреждениеләрдә, оешма-предприятиеләрдә диярлек инвалидлар өчен кулай шартлар булдырылган.

Шәһәр мунчасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен пандуслар белән җиһазланган аерым керү ишеге булдырылган. Беренче төркем инвалид Альберт Ибраһимов яңа төзекләндерелгән мунчага инде берничә тапкыр барырга өлгергән. Үзе кебек үк бирегә йөрүче дустыннан ул биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсус номерларның булуын да белешкән.

- Барысы да югары дәрәҗәдә башкарылган. Протез аякта йөрүчеләр өчен дә уңайлы. Ишекләр җайлы ачыла, тоткычлары түбәнгәрәк урнаштырылган. Аз хәрәкәтләнергә күнеккәннәргә бик җайлы биредә, - ди ул.

Мунчадагы санузел да үзенчәлекле итеп урнаштырылган. Гомумән, төзекләндерелгән мунчада һәркемгә шартлар җитәрлек. «Джунгли зовут» бүлмәсенә бирегә килгән һәркемнең керәсе килә. Моннан тыш, фойеда нәкъ өйдәге кебек шкаф-купе урнаштырылган, хәтта күкрәк баласын төрү өстәле дә бар. Биредәгеләр сүзләренә караганда, яшь балаларын күтәреп килүчеләрнең күплеген исәпкә алып эшләнгән бу эш. 

Өлкәнрәк балалар өчен тутырылган түгәрәкләр белән бассейн каралган. Бассейнның суы исә гел җылытылып тора, моның өчен махсус җылыту системасы каралган. Күрше бүлмәдә исә юынып чыгучыларга кухня бүлмәсе дә бар. Биредә чәйнек, микродулкынлы мич, төрле савыт-сабадан файдалану мөмкинлеге бар. Әле киләчәктә электр энергиясеннән эшләүче мангал да булачак дип ышандыралар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования