Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» бәйгесенә йомгак ясалды

 
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» бәйгесенә йомгак ясалды 21.11.2013

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» бәйгесенә йомгак ясалды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә «Сиңа иң назлы сүзем, әнкәем-алтыным» дип исемләнгән мәктәп укучылары арасында үткәрелгән иҗади бәйгегә йомгак ясалды. Конкурска барлыгы 300 гә якын эш тәкъдим ителгән иде. 

Әниләренә булган иң изге, иң садә хисләрен балалар шигъри юлларга салып, хикәя һәм эссе аркылы җиткерделәр. Компетентлы жюри әгъзаларына сафлык, самимилек, ярату һәм хөрмәт хисе бөркелеп торган эшләрне бәяләү җиңел булмады. 

Нәтиҗәдә эшләрнең төрле жанрларда иҗат ителгәнен, балаларның яшь категорияләрен, язу осталыкларын күздә тотып 44 укучыга призлы урыннар билгеләнде. Жюри әгъзаларын аеруча сокландырган шигъри юллар Гран-прига лаек дип табылды. 

Бәйгедә катнашкан балаларны котлау 27 ноябрь көнне ГХАТ идарәсендә Әниләр көненә багышланган кичәдә башкарылачак.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования