Вернуться к обычному виду

Түбән Камада яңа спорт мәйданчыгы ачылды

 
Түбән Камада яңа спорт мәйданчыгы ачылды 13.11.2013

Түбән Камада яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Түбән Кама шәһәренең 31нче микрорайонында яшәүчеләргә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен, «Кояшлы алан» гаилә паркына барып йөрисе юк, чөнки хәзер аларның үзләренең дә футбол кырын, тренажерларны, балаларның уен урыннарын үз эченә алган шундый ук спорт мәйданчыклары бар.

Тынычлык урамындагы 74нче, 76нчы һ.б. йортлар ишегалдында урнашкан ул мәйданчыктагы футбол кырында уйнау өчен, спорт белән мавыгучы яшьләр шәһәрнең башка почмакларыннан да киләләр. Ә якын-тирә йортларда яшәүче бала-чага көзге каникулын шушы мәйданчыкта уздырды. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования