Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә паспорт тапшыру тантанасы узды

 
Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә паспорт тапшыру тантанасы узды 08.11.2013

Түбән Каманың ЗАГС идарәсендә паспорт тапшыру тантанасы узды

Татарстан Республикасының төп законы Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көнне Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбәнкамалыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды. 
  
Яшүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шаһпазова аларны котлап, 6 ноябрь көнне бөтен республика билгеләп үтә торган Конституция көненең мөһим бәйрәм икәнен ассызыклап үтте.

Яшь Түбәнкамалыларга паспортларын ЗАГС идарәсенең тантаналар залында тапшыру үзе үк символик мәгънәгә ия булды. Нәкъ 14 ел элек аларның әти-әниләре ЗАГС идарәсенә сабыйларының беренче документы булган туу турында таныклыкны алырга килгән булса, бүген инде канат җилпеп, туган ил киңлекләрен гизәргә әзер булган яшүсмерләр төп документлары паспортларын кабул итеп алдылар. 

Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерәүләрен яшереп тормыйча шатлыклары белән уртаклашты. 
«Сәфәр» ансамбле тарафыннан башкарылган Рәсәй Федерациясенең гимны тантанада катнашучыларда илләре өчен горурлык хисе уятты.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования