Вернуться к обычному виду

Иң яхшы отделение командиры исеменә уздырылган һөнәри конкурста түбәнкамалылар өч призлы урын яулады

 
Иң яхшы отделение командиры исеменә уздырылган һөнәри конкурста түбәнкамалылар өч призлы урын яулады 08.11.2013

Иң яхшы отделение командиры исеменә уздырылган һөнәри конкурста түбәнкамалылар өч призлы урын яулады

Янгынга каршы федераль хезмәтнең иң яхшы отделение командиры исеменә уздырылган республикакүләм һөнәри осталык конкурсында призлы урыннарның өчесен дә түбәнкамалылар яулады.

Ноябрьнең беренче көнендә Казанда уздырылган ул ярышта әлеге федераль хезмәтнең республика бүлекләрендәге отделениеләреннән иң оста 24 командир, шул исәптән, Түбән Камадагы беренче отрядтан да 3 егет катнашты. 

Конкурсның норматив документлар белән эш итүгә кагылышлы беренче өлешеннән соң, өйрәнүләр башнясының дүртенче катына штурм баскычы буйлап үрмәләү, каршылык-киртәләр аша 100 метр араны үтү, турникта тартылу һ.б. буенча түбәнкамалылар барысын да уздырдылар. Нәтиҗәдә, 47нче янгын частенең отделение командиры Яков Тазов – беренче, 92нче частьтан Леонид Советников – икенче, 35нче частьтан Альфир Хисамов өченче урынга лаек булды.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования