Вернуться к обычному виду

Татарстан Республикасы Президенты һәм Уганда делегациясе Түбән Каманың сәнәгать объектларында булды

 
Татарстан Республикасы Президенты һәм Уганда делегациясе Түбән Каманың сәнәгать объектларында булды 07.11.2013

Татарстан Республикасы Президенты һәм Уганда делегациясе Түбән Каманың сәнәгать объектларында булды

Энергетика һәм табигать ресурслары министры Ирен Мулони рәислегендә Уганда Республикасы рәсми делегациясе Түбән Камада «Татнефть» компаниясе объектларында булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакларны озата барды.

Кунаклар «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Уганда делегациясе вәкилләре республика җитәкчелеге һәм «Татнефть» белән хезмәттәшлек перспективалары, аерым алганда, Угандада нефть эшкәртү предприятиеләре төзелешендә Татарстан тәҗрибәсен куллану турында сөйләштеләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында «ТАИФ-НК» заводының авыр калдыкларын тирән эшкәртү комплексын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Яңа производство төзелеше 2012 нче елда башланган. 1,56 млрд. доллар торган эре проектны тормышка ашыру якындагы өч елда компания үсешенең мөһим юнәлеше булачак. Нәтиҗәдә, предприятиенең кереме 1,7-2 тапкырга артачак, 700дән артык яңа эш урыны булдырылачак.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования