Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың «Балкышы» грантка ия булды

 
Түбән Каманың «Балкышы» грантка ия булды 01.11.2013

Түбән Каманың «Балкышы» грантка ия булды

Казанда, республиканың 23 социаль-реабилитация приютларында тәрбияләнүчеләр өчен уздырылган бәйрәмдә безнең Түбән Камадан «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлек җитәкчесе Айдар Әһлиуллин, «Балкыш» реабилитация үзәге директоры Резидә Джалолова һәм балигъ булмаганнар өчен ул үзәктә тәрбияләнүче Ләйлә Шәвәлиева белән Аида Седашева да катнашты.

Шушы елның март аеннан алып октябрьгә кадәр дәвам иткән махсус проект барышында, Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә искәртеп киткәнчә, «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте активистлары балалар өчен булган бу төр приютларда тәрбияләнүчеләр белән очрашканнар, балаларның яшәү һ.б. хезмәткәрләрнең эш өчен булган шартларын өйрәнгәннәр, кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәткәннәр. 

Социаль приютларда тәрбияләнүче сәләтле балаларның «Казан» мәдәни үзәге сәхнәсендәге концерты белән үрелеп барган бу бәйрәмдә безнең «Балкыш» үзәге «Татарстан –яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең 100 мең сумлык грантына ия булган. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования