Вернуться к обычному виду

Түбән Камада мөселман киеме күргәзмәсе узачак

 
Түбән Камада мөселман киеме күргәзмәсе узачак 31.10.2013

Түбән Камада мөселман киеме күргәзмәсе узачак

1 һәм 2 ноябрьдә көндезге 10нан кичке сәгать 6га кадәр «Сөләйман» кафесында Казанның «Исламия» кибете хатын-кызлар өчен модалы мөселман киемнәре коллекциясе күргәзмәсе ачыла.

Билгеле булганча, дүрт елдан артык эшли торган «Исламия», кием-салым белән эш итүче дизайнерлар, төрек фирмалары белән тыгыз элемтәдә тора.

Дизайнерлар белән бергәләп, үзебездәге ел фасылына яраклаштырып һәм һәрбер хатын-кыз күңеленә ошарлык кием-салым уйлап табу, аларны гүзәл затларга тәкъдим итү кебек бик тә кирәкле эш башкара.

Диндә булган һәм, шулай ук, зәвыклы киенергә теләгән туташлар, ханымнар, әлеге күргәзмә-сатуга килеп, күлмәк, баш киеме, эчке кием, каптырма, төймә, муенса, беләзек һ.б. сайлый ала.    

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования