Вернуться к обычному виду

Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканы тикшерделәр

 
Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканы тикшерделәр 24.10.2013

Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканы тикшерделәр

Түбән Камада кышын кар чистартуга көйләнгән техниканың әзерлеген тикшерделәр.

Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәрвәров җитәкчелегендәге комиссия тикшерүенә кар чистарту өчен махсус көйләнгән 25 «МТЗ» тракторы, 1 «КамАЗ» машинасы, 1 төягеч һәм кул белән этеп йөрешле шнек-роторлы 12 җайланма куелган иде. Идарәче компанияләр җитәкчеләре кар чистарткыч техниканы әзерләү буенча башкарган эшләре турында сөйләделәр.

Быел шәһәрне кардан чистарту өчен көрәк, себерке ише эш коралларын да җитәрлек хәзерләгәннәр. Бозлы юлларга сибәр өчен, ком һәм тоз запасы да булдырылган. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования